18 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Ир-ат бабасы яшергән хәзинәне тапкан
Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Дамир Илялов үз йортында хәзинәгә тап булган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
-
Илдус Зарипов Лаеш башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруга билгеләнде
Элегрәк Илдус Зарипов Татарстан Республикасы Теләче районы башлыгы вазифасыннан китте.
-
ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ ЗЫЯНЛЫ?
Әстерхан чикләвеген (грецкий орех) һәркем белә. Аның үзен генә дә, башка ризыкларга кушып та ашыйлар. Әлеге тәмле чикләвек турында Гиппократ яшәгән елларда ук белгәннәр. Аның өчен өзелеп торучылар бүген дә җитәрлек. Әстерхан чикләвегенең зыяны нидә? Ә файдасы бармы?
-
ӘТИ-ӘНИЛӘР ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН МӘҖБҮРИ БДИга КАРШЫ ЧЫККАН
Ата-аналар комитеты инглиз теленнән мәҗбүри БДИ һәм ТДИга каршы чыкан. Алар бу мәсьәлә белән Мәгариф Министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр.
-
“Автобабай”да катнаш!
Күптәнге традиция буенча районыбызда 19 сентябрьдә 60 яшьтән узган ир-атлар арасында автомобиль йөртү буенча “Автобабай” бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең теоретик өлеше Саба аграр көллияте бинасында 14.15 сәгатьтә башлана. Практик өлеше сәләтле балалар мәктәбе каршындагы автошәһәрчектә үтәчәк. Призерларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсенә (тел: 89274142520, Гүзәл Ягәфәрова) хәбәр бирә алалар.
-
Илсөя Бәдретдинова кечкенә чагында тыңлап үскән әкият белән уртаклашты
Илсөя инстаграмыннан тагын бер кызыклы пост. Ә сез бу әкиятнек беләсезме?
-
Тәнәфес тәмам: Кокорин белән Мамаев иреккә чыкты
Кокорин белән Мамаевның куркыныч маҗаралары узган елның октябрендә башланды. Берсе – Санкт-Петербургта, икенчесе Краснодарда уйнаган егетләр Мәскәүдә очраша һәм кәеф-сафа корырга чыгып китәләр. Ял иткән арада иптәшләре белән ике кешене кыйнап ташлыйлар. Зыян күрүчеләр исә гади кеше булып чыкмый. Берсе – “Беренче канал” журналистының йөртүчесе, икенчесе – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы түрәсе. Кыскасы, эшне берничек тә йолып калып булмый.
-
Ришат Төхвәтуллин сәхнә образына яңалык кертә
Популяр җырчы Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште. Элек артист матур җырлауы белән тамашачыны яулап алса, хәзер исә, Ришат биергә дә өйрәнә — татар биюенә.
-
Татар егете Татарстан флагын Изге Өмет борынында күтәрде
Тумышы белән Башкортстаннан булган Рөстәм Казанбаев “УАЗ – Буханка” автомобилендә дөнья тирәли сәяхәт ясый.
-
ДӨНЬЯ ЛИДЕРЫ САБАДА УРНАШТЫ
Узган атнада Сабада “ТерраПРО” компаниясе "Татарстан КУН Центр" сервис үзәген ачу тантанасы узды.
-
Краснодардан фура йөртүче Татарстандагы ремонтлана торган күпердә һәлак булган
Еракка йөрүче юл билгеләренә игътибар итмәгән, тимер койманы бәреп чыккан һәм фура чокыр өстендә асылынып калган.
-
Теләче районы башлыгы үз теләге белән эш урыныннан киткән
Илдус Зарипов 2011 елның декабреннән бирле район башлыгы булган.
-
2020 елдан дару препаратлары сыйфатын мониторинг системасы аша тикшереп булачак
Системага дару җитештерүчеләр, күпләп сату оештыру, даруханә һәм медицина оешмалары кушылачак.
-
Арчада зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында булган.
-
БАЛЛЫ БӘЙРӘМ
Узган шимбәдә Шекше авылында икенче тапкыр «Бал туе» («Пчелотуй») узып, ул быел төбәкара дәрәҗәсенә күтәрелде.