Ришат Төхвәтуллин сәхнә образына яңалык кертә
Эстрада

Ришат Төхвәтуллин сәхнә образына яңалык кертә

Популяр җырчы Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште. Элек артист матур җырлауы белән тамашачыны яулап алса, хәзер исә, Ришат биергә дә өйрәнә — татар биюенә.

«Гастрольләр башланды. Бу елны мин татар биюен өйрәнергә булдым. Дашкынга рәхмәт, ул безнең дөньяга карашны үзгәртте. Үзен татар дип санаган кеше татарча иркен сөйләшү, халык җырларын тыңлау-җырлау гына түгел, татарча рәхәтләнеп бии дә белергә тиеш дип тәгаен әйтә алам хәзер! Туйда кирәге чыгар», – ди, артист.

 

Фото: скриншот инстаграм

tatar-today.ru


Нет комментариев