Фаҗига Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында булган.
Арча районында зур тизлектә чокырга төшеп киткән «КАМАЗ» йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Бу хакта Республика автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Бүген көндез Орск-Марий Эл трассасының 30нчы чакрымында йөк машинасы йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Һәлакәттә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Фаҗига урынында белгечләр эшли.
Фото: соцсети


Нет комментариев