19 апрель 2015 яңалыклары
-
Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов бөтен халык алдында өйләнешүләрен игълан итте
Әлеге вакыйга татар шоу-бизнесында тәүге тапкыр оештырылган "Тамада-шоу" проектында булды. Ул көнне бер сәхнәдә Казанның иң популяр 20 тамадасы чыгыш ясады. Ә иң ахырда "Болгар радиосы" ди-джейлары Айгөл Хәйруллина белән Илфар Кәримов нәкъ шул көнне өйләнешүләрен сәхнәдән яңгыраттылар. Шоу итеп оештырылган тамаша булгач, әлбәттә, барысы да чынбарлыкка туры килеп бетмәскә...
-
Татарстанда бер ир-ат үз участогында дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан
Татарстанның Биектау районы Усад авылында яшәүче, үз участогында эшләгән вакытта, дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. "Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта...
-
Суд приставлары тагын бер базарны яба
Казанда суд приставлары Адоратский урамы, 21 адресы буенча урнашкан күпләп-ваклап сату базары эшчәнлеген туктата. Сәбәбе - тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәү. Искәртеп узабыз: кичә шул ук сәбәп белән Ямашев проспектында урнашкан «XL-базар» сәүдә үзәге эшчәнлеге дә туктатылган иде.
-
ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр
ТР районнарында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерделәр. 6-15 апрельдә республиканың барлык районнарында язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек буенча конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалагы һәм азык-төлек матбугат хезмәте. Районнарда министр урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, механизация һәм игенчелек хезмәте белгечләре, шулай ук агрохолдинг инженерлары һәм ведомство карамагындагы оешмалар белгечләреннән торган...
-
Сәйдә "Голос. Дети" проектында өченче урынга лаек булды
"Беренче канал" дагы "Голос. Дети" проекты финалында Сабина Мустаева җиңүгә иреште. Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова өченче урынны алды. Сабина Мустаевага тамашачыларның 45 проценты, Евдокия Малевскаяга 28 проценты, Сәйдә Мөхәммәтҗановага 27 проценты тавыш бирде. Сабинага 500 мең сумга сертификат һәм танылган тавыш яздыру компаниясе белән җырлар яздыруда хезмәттәшлек итү хокукы бирелде....
-
Биш сум чыкмый, өч сум керми
Авыл җирендә эшләү нинди ел килсә дә җиңел булмады. Өстәвенә җитештергән продукцияне сату бәясе дә түбән.
-
Финанс пирамидасы янә калка
Соңгы вакытта Россиядә финанс пирамидалары тагын активлашкан, чөнки алданырга әзер булган беркатлы кешеләр җитәрлек. Югары процентлар вәгъдә итеп, халыктан акча җыючы алдартазлар тозагына былтыр 400 меңләп россияле эләккән, аларның акчаларын үзләштереп качкан 28 ялган фирманы полиция фаш иткән. Финанс пирамидалары нигездә шәһәр җирендә төпләнә, район үзәкләренә борын да төртми. Идел...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Массакүләм мәгълүмат чараларында күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Саба таңнары" газетасы редакциясе филиалы фотохәбәрчесе Нурхан Гыйлемхан улы Дәүләтов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Саба" җәмгыятенең Мичән филиалы эретеп ябыштыручысы Альфрид Әлтәф улы Насыйров...