Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат үз участогында дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан

Татарстанның Биектау районы Усад авылында яшәүче, үз участогында эшләгән вакытта, дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. "Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта...

Татарстанның Биектау районы Усад авылында яшәүче, үз участогында эшләгән вакытта, дистәдән артык кеше башы сөякләре тапкан, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
"Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта җир эшләре вакытында баш сөякләрен күмгән, әмма өчесен калдырган", - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Ир-ат табылдык турында полициягә хәбәр итәргә кирәк дип тапмаган, чөнки элек участокта зират булган. Әмма ир-ат дуслары тәкъдиме буенча язын бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
"Табылган баш сөякләре экспертизага җибәрелгән", - дип белдерде Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле.
«Татар-информ», Юлия Ревина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев