Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Финанс пирамидасы янә калка

Соңгы вакытта Россиядә финанс пирамидалары тагын активлашкан, чөнки алданырга әзер булган беркатлы кешеләр җитәрлек. Югары процентлар вәгъдә итеп, халыктан акча җыючы алдартазлар тозагына былтыр 400 меңләп россияле эләккән, аларның акчаларын үзләштереп качкан 28 ялган фирманы полиция фаш иткән. Финанс пирамидалары нигездә шәһәр җирендә төпләнә, район үзәкләренә борын да төртми. Идел...

Соңгы вакытта Россиядә финанс пирамидалары тагын активлашкан, чөнки алданырга әзер булган беркатлы кешеләр җитәрлек. Югары процентлар вәгъдә итеп, халыктан акча җыючы алдартазлар тозагына былтыр 400 меңләп россияле эләккән, аларның акчаларын үзләштереп качкан 28 ялган фирманы полиция фаш иткән. Финанс пирамидалары нигездә шәһәр җирендә төпләнә, район үзәкләренә борын да төртми. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында финанс пирамидалары саны ягыннан Татарстан беренчелектә. Соңгы вакытта республика халкы акчасын "Гарант кредит", "Рубин" һәм "Надежда" оешмалары каерган. Ялган оешмаларга тапшырып, акчаларын арттырырга тырышу нияте белән безнең районнан да шәһәр җирләренә барып чыгучы беркатлылар булырга мөмкин. Андыйлар колагына бер-ике сүз җиткерәсе килә.
Намуслы кулланучы кооперативын финанс пирамидасыннан аера белергә кирәк. Әйтик, югары процент, әйтик, акчаны аена 20 процентка арттырып бирергә вәгъдә итсәләр, белеп торыгыз, бу - финанс пирамидасы. Алар рекламада купшы, "форекс", "трейдинг" кебек заманча сүзләр кулланыла, "алтын таулары" вәгъдә итә. Әгәр акчалата кызыксындыру юлы белән микрофинанс оешмасына кеше алып килүне үтенсәләр, белеп торыгыз, сезне алдарга җыеналар. Алдан гомуми сумманың 5-20 процентын түләп кую бәрабәренә ташламалы бәяләр, ставкалар белән кыйммәтле әйберләр, фатирлар, автомобильләр алу программасында катнашырга тәкъдим итсәләр дә, сүзне кыска тоту ягын карагыз. Кыскасы, бушлай сыр тәбедә генә. Алданмыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев