Йомырка кабыгын ташламагыз!
Чәйнек яки термос эчен көзге кебек ялтыратып кую серен беләсезме? Йомырка кабыгын, җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз. Әйбәтләп селкегез дә төнгә калдырыгыз. Иртән аның чип-чиста булып калуын күрәчәксез! Гомумән, ак төстәге йомырка кабыгы агарту үзлегенә ия.