Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләргә башлангыч хәрби әзерлек дәресе кертелә

Бу эш тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре фәне кысасында көчәйтеләчәк. Киләсе уку елыннан ОБЖ дәресләрендә балалар башлангыч хәрби әзерлек үтә башлаячак. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов мәктәптә белем бирүнең тиешле программасын сайлаган. Боерык хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм министры Илсур Хадиуллин, Татарстанда физкультура һәм ОБЖ укытучылары җитәрлек санда, дип сөйләп үткән иде. Аларны Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында, Чаллы педагогия университетында һәм башка көллиятләрдә әзерлиләр.

“Бездә 8 нче сыйныфтан соң ОБЖ дәресләре бар иде бит инде. Аларда хәрби хезмәт нигезләре: медицина, ату әзерлеге, Россия, БМО уставлары өйрәтелә. Хәзер шушы юнәлешне көчәйтү турында гына сүз алып барыла. 1 гыйнварга кадәр билгеле бер методик рекомендацияләр булыр дип көтәбез. Шуннан соң ниндидер мәктәпләр пилот режимында шуның белән шөгыльләнәчәк. Әмма 2023 елның 1 сентябреннән башлангыч хәрби әзерлек (НВП) кертелер дип уйлыйм”, – дип аңлаткан Илсур Хадиуллин.

Моннан тыш укытучылар тарих дәресләрендә Украинада махсус хәрби операция турында бүлекне өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев