Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Яңа ел якынлаша! Ветераннар ел дәверендә “Өлкәннәр” клубына атна саен бик теләп килеп йөрделәр

2022 ел аларны төрле кызыклы шәхесләр, предприятие җитәкчеләре белән очраштырды. Алар әдәби, тематик кичәләрдә катнаштылар, юбиляр язучылар белән танышып бардылар, үзләренең юбилейларын да матур итеп үткәрделәр. Ә бүген аларны котларга дип Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Ветераннар бала чакларын искә төшереп шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

       “Яңа елны ничек каршы алсаң, ел да шулай үтәр!”- дигән юрама бар. Без китапханәчеләр өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклардан торган озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев