Нурсил Галиев истәлегенә татарча көрәш ярышлары узды
Кукмарада милли көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, РСФСРның атказанган спорт остасы, район Сабантуйларының ундүрт тапкыр абсолют батыры, хезмәт ветераны Нурсил Зиннәт улы Галиев призларына татарча көрәш ярышлары узды.