22 июль 2019 яңалыклары
-
Казан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды
Турнирда "Ярдәм", "Рамазан", "Сөләйман", "Әл-Ислах" һәм берләштерелгән "Җомга"/"Азат Дин" һәм "Рәҗәп"/"Мәүлид" командалары катнашты.
-
Бүген Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтә
Бүген Татарстан китап нәшрияты искиткеч әһәмиятле датаны - үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә‼Нәшрият беренче көннән алып бүгенгәчә бай әдәби мирасны саклап кала алды, китапларның санын һәм сыйфатын үстерде, ватаныбызда гына түгел, чит илләрдә дә танылу алды. Татарстан китап нәшрияты үзенең бер гасырлык тарихында төп максатына тугры калды: күпсанлы китаплар аша укучы күңеленә илһам һәм дәрт салды, ана телендә уку мөмкинлеге тудырды, туган телне саклады һәм үстерде.
-
Танылган диктор Николай Игнашов вафат
Дикторны 20 июльдә Киндери зиратында җирләгәннәр.
-
Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак
Көндез республикада 25 градус җылы булачак.
-
Сабаның Лесхоз бистәсендә мөселман Сабантуе узды
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Разил Вәлиев: Телсез халык милләт була алмый
Татарстанның дәүләт телләре турындагы законын кабул иткәнгә июль аенда – 27, аны гамәлгә ашыру программасы кабул ителгәнгә 25 ел тулды. Без шул хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, 1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында“ законны әзерләгән Мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе Разил ВӘЛИЕВ белән сөйләштек.
-
Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте
Татарстан Президентының ялы 20 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Краснодарның бер өлешен су баскан
Көчле явым-төшемнәр нәтиҗәсендә Краснодарның 28 түбән участогын һәм 19 йорт яны территориясен су баскан.
-
Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар
Коткаручылар өлкән яшьтәге ир-атны носилка ярдәмендә җиргә төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
-
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең депутатлыкка кандидатлар исемлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлде
Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән тәртиптә таныклыклар тапшырылачак.
-
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары Таңсылу Кырымдагы «Лучистый» лагерыннан исән-сау әйләнеп кайткан
Кырымда «Лучистый» лагерында агуланган 57 кеше арасында Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның кызлары да булган.
-
Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019"да 10 чакрымлык араны йөгерде
Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты.
-
Питрәч районы башлыгы йомырка фестивалендә салат ясаган һәм тавык ите пешергән
Питрәч авылында “Скорлупино” IV Бөтенроссия фестивале узды.
-
Шыңарда авыл яшләре оештыруында мини футбол буенча ярыш
Шыңар авылы җирлегендә авыл яшләре оештыруында мини футбол буенча ярышы булып узды.
-
Дилия Әхмәтшина тәүге тапкыр әни булды
21 июльдә 2:50 сәгатьтә Дилия Әхметшина тәүге тапкыр әни булды. Ул авырлыгы 3140 кило, буе 52 сантиметр булган кыз бала алып кайтты.