Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак
Һава торышы

Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак

Көндез республикада 25 градус җылы булачак.

Иртәгә, 23 июльдә Татарстан территориясендә урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Шулай ук көндез яшен булуы да ихтимал. Яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә +10, көндез +20-15 градус җылы булачак.

  • Алдарак “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, төбәк аркылы атмосфера фронтлары узу аркасында, Татарстанда тотрыксыз һава торышы булачак.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев