Бүген Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтә
Яңалыклар

Бүген Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтә

Бүген Татарстан китап нәшрияты искиткеч әһәмиятле датаны - үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә‼Нәшрият беренче көннән алып бүгенгәчә бай әдәби мирасны саклап кала алды, китапларның санын һәм сыйфатын үстерде, ватаныбызда гына түгел, чит илләрдә дә танылу алды. Татарстан китап нәшрияты үзенең бер гасырлык тарихында төп максатына тугры калды: күпсанлы китаплар аша укучы күңеленә илһам һәм дәрт салды, ана телендә уку мөмкинлеге тудырды, туган телне саклады һәм үстерде.

Һичшиксез, безнең үткәнебез һәм киләчәгебез сезгә бәйле, сөекле укучыларыбыз! Сезгә кайнар сәламнәребезне җиткерәбез. Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт!
 

Фото: https://vk.com/tatkniga

https://vk.com/tatkniga


Нет комментариев