22 июль 2020 яңалыклары
-
Хөрмәткә лаек
18 июльдә Байлар Сабасында яшәүче Гөлфагилә Хәмиз кызы Степанова үзенең гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен каршылады. Теләче районы Сауш авылында җиде балалы гаиләдә иң өлкәне булган кызга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә.
-
Саба районы буенча «Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от» акциясендә катнашучылар исемлеге
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның икенче яртыеллыгына район газетасына һәм бер җурналга язылучылган абүнәчеләр арасында «Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от» акциясен игълан иткән иде. Әлеге акциягә райондашларыбыз да бик теләп кушылды, барлыгы 87 кеше катнаша. Бүләкләр 19 августта уйнатылачак. Әгәр квитанцияләрне җибәргән райондашларыбызның исемнәре түбәндәге исемлектә булмаса, (843) 222 09 84 телефонына хәбәр итүегез яисә, podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына хат язуыгыз сорала.
-
Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына кафр козгыннары алып кайттылар
Әлеге кошлар бик зур, аларның озынлыгы 129 сантиметрга җитәргә мөмкин, козгынның бу төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән.
-
Мишустин: Россиянең кайбер төбәк мәктәпләрендә 1 сентябрьдән укулар башланачак
Компьютер укытучы һәм укучының тере аралашуын алыштыра алмый дип саный РФ Премьер-министры.
-
Татарстанда сабан культураларында тузанбаш (пыльная головня) авыруының таралуы күзәтелә
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге сабан культуралары чәчүлекләрендә тузанбаш авыруының таралуы турында хәбәр итә.
-
Мәдәният бүлеге – яшьләр белән
Кайберәүләрдән, яшьләргә барыр урын, матур, файдалы ял итәргә мөмкинлек юк, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шушы зарны күздә тотып, мәдәният бүлегендә яшьләр белән эшләү елдан-ел яңа төсмерләр ала. Бу – замана таләбе. Алар белән «бер дулкында» яшәгәндә генә бүгенге яшьләрне китапханәгә җәлеп итә алачакбыз. Яшьләр еш кына китапханә – ул күңелсез урын, үткәндәге кичерешләр дип уйлый.
-
Синоптиклар яшен һәм томан турында кисәтә
Иртәгә төнлә һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
-
Арча районында чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын арттыру буенча семинар узды
Кичә Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Неблагоприятные метеорологические явления
-
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено дипломами конкурса Минэнерго РФ на лучшую социально ориентированную компанию
АО «Транснефть – Прикамье» стало победителем конкурса на лучшую социально ориентированную компанию нефтегазовой отрасли в 2020 году по направлению «Использование кадрового потенциала» в номинации «Развитие рынка труда и содействие занятости населения».
-
Яшә, Саба – йорт: район җитәкчеләре, шәхесләр һәм язмышлар
ТАССРның – 100, районыбызның 90 еллыгы уңаеннан 1930-2020 елларда Саба районының башкарма комитеты рәисләре булып эшләгән шәхесләр турында язмалар әзерләнгән иде. Алар “Саба таңнары” газетасының 2019 елгы июль-август айлары саннарында (№50, №56 ,№57, №58) басылып чыкты. Циклны дәвам итеп, ВКП(б)ның, КПССның беренче секретарьлары, район башлыклары турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә булдык.
-
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды
Тәүлек эчендә республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 28 кеше сәламәтләнгән.
-
Татарстан туристлык-рекреация зоналар булдыру конкурсында 4нче урынга күтәрелде
Бер тәүлек эчендә Татарстан өчен тагын 15 меңгә якын кеше тавыш бирде.
-
Зилә мәскәүләрне отты
Мәскәү өлкәсендә стендка ату буенча үткәрелгән Россия кубогының 2нче этабында Татарстан спортчылары 3 медаль яулады. Финалга 10 мәргән чыккан иде. Әмма хатын-кызлар скитында (даими траектория буенча очучы тәлинкәгә ату) уңыш Шәмәрдән кызы, спорт остасы Зилә Батыршинага гына елмайды. Ул финалда мәскәүле Анастасия Крахмалеваны 53:52 исәбенә отып, 1нче урынны алды. Хәзерге вакытта Липецкида Кубокның 3нче этабы бара.
-
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланган
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.