Синоптиклар яшен һәм томан турында кисәтә
Һава торышы

Синоптиклар яшен һәм томан турында кисәтә

Иртәгә төнлә һәм көндез җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Иртәгә Татарстан территориясендә яшенле һәм көчле җил булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм көндез көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин, шулай ук яшенле һәм көчле яңгыр булачак.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин.


Нет комментариев