Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 31 яңа очрагы расланды
Тәүлек эчендә республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 28 кеше сәламәтләнгән.
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 31 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының гомуми саны — 5309. Тәүлек эчендә үсеш - 31 яңа очрак», - дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренә караганда, 21 июльдә белгечләр яңа коронавирус инфекциясенә 5 мең 149 тест үткәргән. Авыру белән контактта булган 1157 кеше күзәтү астында кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә коронавирустан 28 татарстанлы дәваланды, дип өстәде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев