23 декабрь 2021 яңалыклары
-
Авылның киләчәге – хезмәт сөйгән инициативалы яшьләр кулында
Яшьләрнең байтагы мәктәпне тәмамлау белән гадәттә яхшырак эш эзләп шәһәргә китеп бара. Шул ук вакытта туган ягында калып әти-әниләре үрнәгендә авылда да эшләргә калучылар да яисә махсус белгечлек алып, районыбызга хезмәт итәргә кайтучылар да бар.
-
“Иминлек каешы” гамәлияте бара: ременьне эләктереп йөрегез
Районыбызда 20-24 декабрь көннәренә билгеләнгән массакүләм “Иминлек каешы” операциясе бара. Профилактика чара барышында иминлек каешын эләктермәгән шоферлар һәм пассажирлар гына түгел, балаларын махсус утыргычтан башка йөртүчеләр дә контрольгә алына.
-
24 декабрьгә һава торышы
24 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -22..-27˚, аязганда -32˚, көндез -13..-18˚, көнчыгыш районнарда -21˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в шести регионах
АО «Транснефть — Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, республиках Татарстан и Удмуртия, Свердловской и Кировской областях. Мероприятия проводились в рамках программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта с целью обеспечения стабильной транспортировки нефти.
-
Рәхимә Вәлиуллина белән “Дуслык күпере" дип исемләнгән кичә-очрашу
22 декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре күп кенә китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән “Дуслык күпере" дип исемләнгән кичә-очрашу үткәрделәр. Очрашуга «Зөбәрҗәт» һәм « Ак калфак» клублары әгъзалары җыелды. Китапханәче кунакларны язучының тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 69 берәмлек коммуналь техника тапшырды
Яңа машиналар урам-юл челтәрен тәртиптә тоту өчен билгеләнгән һәм барысы да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган.
-
Казанның муниципаль парковкалары Яңа ел бәйрәмнәрендә бушлай эшләячәк
Бәйрәм даталары ТР Президенты указы белән билгеләнәчәк.
-
2022 елда 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга алачак
Картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен, тиешле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентының билгеле бер күләме булуы белән беррәттән, пенсия яшенә җитү дә кирәк.
-
“Шоколад” балалар бакчасында Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте
Балалар һәр милләтнең үзенчәлекләрен ачарга тырыштылар. Программада татар, рус телендә шигырьләр укылды. Рус, башкорт, мари, татар халык биюләре тәкъдим ителде, татар халкының уеннары уйналды. Иң ахырдан балалар башкаруында “Дуслык” җыры яңгырады.
-
«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы беренче тапкыр кышын да эшли
Күзәтү мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге түбәсендә, 32 метр биеклектә урнашкан.