Казанның муниципаль парковкалары Яңа ел бәйрәмнәрендә бушлай эшләячәк
Яңалыклар

Казанның муниципаль парковкалары Яңа ел бәйрәмнәрендә бушлай эшләячәк

Бәйрәм даталары ТР Президенты указы белән билгеләнәчәк.

Казанның муниципаль парковкалары Яңа ел бәйрәмнәрендә (1 һәм 3-8 гыйнвар) бушлай эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләү алынмаячак башка даталар да билгеле булды. Алар – 23 февраль, 7 һәм 8 март, 2, 3, 9 һәм 10 май, 13 июнь, 30 август, 4 ноябрь. Парковкалар 2022 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре башланган көннәрдә дә бушлай эшләячәк. Бәйрәм даталары ТР Президенты указы белән билгеләнәчәк. 

Фото: архив/Татар-информ

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев