25 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Россиядә коронавирус белән авыручылар өчен карантинны 14 көннән 7 көнгә кыскарттылар
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карары нигезендә коронавирус белән авыручылар өчен карантин 14 көннән 7 көнгә кыскартылды.
-
Бүген, 25 гыйнвар, студентлар көне билгеләп үтелә
Студент вакыт яшьлекнең иң матур һәм күңелле чагы. Өмет - ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры... Бу көн – хәзерге төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең генә түгел, студент еллары артта калганнарның да уртак бәйрәме. Бүгенге көндә районыбызның 1600 дан артык егет һәм кызы югары, махсус уку йортларында белем ала. Түбәндә аларның берничәсеннән студент тормышы, буш вакытлары һәм булачак белгечлекләре турында сораштык.
-
26 гыйнварга һава торышы
26 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -15..-20˚, аязганда -24˚, көндез -9..-14˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Төбәк авылы клубында мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды
22 гыйнвар көнне Төбәк авылы клубында Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Яңа ел бәйрәмнәре һәм каникул чорында оештырылган чараларга отчёт-анализ ясалды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Загидуллин 2022 елга эшчәнлекне оештыруга максат һәм бурычлар билгеләде.
-
Алсу Әсәдуллина: «Ерак йолдыз яктысын» Татарстанның барлык балалары да күрергә тиеш»
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә татар әдәбияты классигы, Г.Тукай ссемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты буенча кабат «Ерак йолдыз яктысы» спектакле тәкъдим ителде. Спектакльне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина карады.
-
«Алабуга Политех»: здесь готовят инженеров будущего
Инженерный колледж в Елабуге приглашает абитуриентов со всей страны и гарантирует им трудоустройство.
-
Һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышларында Саба районы командасы 3 нче урынны яулады
23 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Саба районы спортчылары да катнашты һәм 3 нче урынны яулады.
-
Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары буенча антирекорд яңартылган
Узган тәүлектә 348 кешедә ковид табылган.
-
Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре Рабит Батулланың «Ак күгәрченнәр» драмасын тәкъдим итте
21 гыйнвар көнне «Театр яктылыкка нурга илтә» театр фестивале кысаларында Явлаштау авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан Рабит Батулланың «Ак күгәрченнәр» драмасы сәхнәләштерелеп, Урта Саба халкына тәкъдим ителде. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде
-
“Игенче” җәмгыяте КАМАЗ машинасы шоферлары кышкы чорда да барысы да эш белән тәэмин ителгән
Шушы көннәрдә, Эзмә авылы янында төзелә торган тау чаңгысы трассасында чүп түгү эшләре башкардылар. Хәзерге вакытта Шәмәрдән ашлык кабул итү элеваторыннан ашлык, Казан шәҺәреннән ПГС алып кайту эшләре алып баралар.
-
Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек
«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул», — дип саный Татарстан Президенты ярдәмчесе.
-
25 гыйнвар - Халыкара Cтудентлар көне
25 гыйнвар Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары – һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Ул киләчәгеңне билгеле бер һөнәр белән дә бәйләргә, яңа дуслар, ә кемгәдер мәхәббәтен дә табарга этәргеч бирә. Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә.
-
Ковидның «омикрон штаммы» барлыкка килү белән балалар арасында авыручылар саны арткан
Элегрәк зарарланган кешеләр арасында балаларның өлеше 10-11% булса, хәзер ул 15% ка җитә.
-
Гөлсинә Галимуллинаның яңа китабы дөнья күрде
“Тормыш биргән дәрес аша” документаль-публицистик җыентык Саба аграр көллиятенең бүгенгесенә багышлана.
-
«Әллүки» балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән юл йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды
Викторина үткәрү өчен, балалар ике командага бүленде. Һәр команда төрле биремнәрне үтәде, сорауларга җавап бирде: "Юлны ничек дөрес итеп чыгарга?”, “Тротуар булмаганда юлда ничек йөрергә?”, "Яктылыкны кире кайтаручы элементлар нигә кирәк?”. Жюри бер тавыштан һәр команданы җиңүче дип тапты. Катнашучыларга медальләр тапшырылды.