26 февраль 2019 яңалыклары
-
Авыруны трактор чүмечендә илтү очрагы хакында Сәламәтлек саклау министрлыгы нинди аңлатма биргән?
Өлкән яшьтәге хатын-кыз яшәгән йортка бара торган юлга кар тулган һәм ашыгыч ярдәм машинасы керә алмаган.
-
Гөлназ Асаева Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
Гөлназ Асаева “Туган тел” телеканалында чыгучы “Күзгә күз карашып” тапшыруында шәхси тормышы һәм иҗатына кагылышлы бик күп сорауларга җавап бирде. Беренче мәхәббәте, Элвин Грей белән мөнәсәбәтләре, үзенең ир-ат идела турында сөйләде.
-
Татарстанда кар һәм томан булуы көтелә
Төбәктә болытлы һава торышы сакланачак.
-
Шәмәрдән авылында яшәүче Әминә Гыйльмулла кызы Әскәровага- 90 яшь!
Юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльметдинов котлады.
-
Тимершыкта янгын була язды
Районыбызда 2019 елда алтынчы янгын очрагы теркәлде.
-
Казанда юлда яткан ир-атны автобус таптап узган
"МАЗ" автобусы 34 яшьлек ир-атны таптаган.
-
Гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар?
“Түбәтәй-Tower” уникаль күзәтү мәйданчыгы “Казан-Арена” стадионы янында урнашырга мөмкин.
-
Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты
Җәүдәт Дәрзаман хөр күңелле, самими кеше иде, дип искә алды Данил Салихов.
-
Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары (Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре)
2019 елның 24 февралендә Лесхоз бистәсендә Саба муниципаль районы КФК арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары узды (Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре).
-
Татарстанда М7 трассасында җиңел машина фураны узарга чыккан һәм автобуска килеп бәрелгән
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган җиңел автомобиль шоферын һәм автобус пассажирын хастаханәгә озатканнар.
-
«Сагынсам да, куркам… Тагын хыянәт итәрдер кебек… » [булган хәл]
Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне
Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык авыл клубларында һәм урта мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар оештырылды.
-
Татарстанда минималь хезмәт хакы тагын арта?
2018 елның гыйнвар-октябрь айларында уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән.
-
Пенсионерлар яшәү минимумыннан югарырак күләмдә социаль өстәмә алачак
Индексация суммасы пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен яңадан карау барышында исәпкә алыначак.
-
Әти, акча бир!
“Исәнмесез. Миңа – 45 яшь. Улыма – 27. Мин кияүгә иртә чыктым. Бөтен теләгем – әти-әни йортыннан тизрәк чыгып качу иде. Чөнки әтием гомер буе эчте. Тик үз гаиләм дә шундый булып чыкты. Яшь вакытта ирем бик нык эчте, хәзер ул дәрәҗәдә үк түгел, билгеле, әмма еш капкалый. Улым вуз бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Яше барса да, гел безнең җилкәдә утыра. Аның даими эше юк. Бер җирдә дә ике-өч айдан артык эшләми. Йә тегесе ошамый, йә монысы дигәндәй, сәбәп табып кына тора. Яхшы эш эзләп Мәскәүгә чыгып киткән иде, кайтырга акча җибәр әле, дип шалтыратты. Нишләтим, хезмәт хакымның яртысын салдым. Үзе сораганда акча бирмәсәң, кредит ала. Бурычлары баштан ашты инде. Әле ярый без яшәгән фатирда улымның өлеше юк. Күптән түбәсез калган булыр идек. Акчам да, дөреслекне аңлатырга хәлем дә калмады. Үземне улым алдында гаепле хис итәм”. (Гөлфәния САТТАРОВА)