Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гигант түбәтәй формасында күзәтү манарасы төзергә җыеналар?

“Түбәтәй-Tower” уникаль күзәтү мәйданчыгы “Казан-Арена” стадионы янында урнашырга мөмкин.

Казанда гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы барлыкка киләчәк. Шәһәрнең башка күзәтү мәйданчыкларыннан аермалы буларак, бу манара махсуслаштырылган нокта буларак төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

“Проект “Түбәтәй-Tower” исемен йөртә. Казанда бүгенге көндә бер генә күзәтү манарасы да юк. Күзәтү мәйданчыклары бар, әмма дөньяның башка күпчелек илләрендә кебек нәкъ менә күзәтү өчен махсус манара юк”, - диде Талия Миңнуллина.

Проектның максаты – чит ил һәм Россия туристларын җәлеп итү. Моның өчен, күзәтү мәйданчыгыннан тыш, манарада сату нокталары, кибетләр һәм рестораннар урын алачак. “Проект бик кызыклы. Бу – гигант түбәтәй белән очланган күзәтү манарасы. Әлеге вакытта кулай урын эзлибез. Мөгаен, манара “Казан Арена” стадионы янында урнашыр”, - диде ул.

Талия Миңнуллина сүзләренчә, проектның инвесторы бар инде. “Әлеге инвесторның шундый ук манараларны Казахстанда һәм башка илләрдә ясаганы бар. Инвесторның эше дәүләт-хосусый партнерлыгы схемасы буенча ниятләнә. Кыенлык - кулай урын эзләп табуда. Монда Казан Кремле дә күренергә тиеш, шәһәрнең архитектура йөзе дә бозылмаска тиеш”, - диде Талия Миңнуллина.

“Манараның биеклеге турында мин әйтә алмыйм. Эшләүчеләр пыяла идән тәкъдим итә, әмма авыру кешеләр дә бар бит. Алар өчен пыяла идән күңел ачу функциясен үтәүче түгел, ә куркыныч тудыручы әйбер булачак. Ә без әлеге манараның Россия туристлары өчен дә, чит ил туристлары өчен дә үзенә тартып торучы нокта булуын телибез”, - дип йомгаклады Талия Миңнуллина.

Фото:архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X