26 август 2019 яңалыклары
-
Россиядә бер мең ир-атка ничә хатын-кыз туры килүе билгеле
Хәзерге вакытта Россиядә 1 мең ир-атка 1154 хатын-кыз туры килә. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192250/
-
Казанда шәхси балалар бакчасында янгын чыккан
Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.
-
Казан паркларында Djinn City, «Мануш-мануш», «Австралия» төркемнәре чыгыш ясый
26 һәм 27 августта Казан халкын һәм кунакларын музыка коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, спектакльләр һәм музыкаль лаборатория көтә.
-
Конкур буенча Саба муниципаль районының ачык җәйге кубогы
2019 нчы елның 25 август көнендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә “Саба муниципаль районының ачык җәйге кубогына” конкур ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Алабуга шәһәрләреннән, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан спортчылар көч сынашты. Ярыш өч маршрут буенча узды.
-
Татарстанда экологик белемне яңача укытмакчылар
Илебездә экологик белем бирүдә тәүге карлыгач буларак, Казан дәүләт университетында табигатьне саклау кафедрасы ачылганга быел илле ел була. Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, балаларга экологик белем бирүне камилләштерү максатыннан «Экология – мәктәптә» проектын гамәлгә ашырырга алынды. Уртак тырышлыкның күркәм җимешләре дә инде күз алдында: республикабыздагы эко-класслар өчен күркәм ике уку ярдәмлеге дөнья күрергә өлгерде. Аларның берсе I сыйныф укучылары өчен рус телендә «Яшел сукмак» дигән эш дәфтәре булса, икенчесе – V сыйныфтагылар өчен «Яшел Татарстан» исемле уку ярдәмлеге.
-
Районыбыз укучылары Бөтендөнья Ворлд Скиллс чемпионатында булып кайтты
45 нче Бөтендөнья Ворлд Скиллс чемпионатында безнең район укучылары һәм аграр көллият студентлары да булып кайтты. 23 - 24 август көннәрендә 260 баладан торган делегация чемпионатта булып, эшче профессиялар белән танышып, күптөрле мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Карбызны банкага “ябабыз”
КИРӘК БУЛАЧАК (3 литрлы банка өчен): 2 кг өлгергән карбыз, укроп, су, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы 70% уксус эссенциясе.
-
Әлмәттә Ришат Әбүбәкеровны соңгы юлга озаттылар
Ришат Әбүбәкеров бүген 61нче яшендә вафат булды.
-
Владимир Путин WorldSkills 2019 ябылу тантанасына Казанга киләчәк
Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
-
Программалаштыру буенча укуларның ябылышы
19-24 нче август көннәрендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында ICL компаниясе белән берлектә программалаштыру буенча укулар үткәрелде.
-
Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан
Егет суга егылган һәм ярга кадәр йөзеп килә алмаган.
-
Этең зыян салса – төрмәгә утыруың да бар
Россиядә агрессив эт хуҗаларын җәзага тартырга тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгатьне «Коллектив яклау» иҗтимагый оешмасы башлыгы Марат Аманлиев юллады
-
“Сәлам Сезгә Яшьлек иленнән" бәйрәм концерты
Яшьлек-кеше гомеренең хисләр дулкынында кайнаган, хыял канатларында югарыга күтәрелгән иң матур чагы
-
Чаллы егете WorldSkillsта металл танк җыю биремен үтәүне төгәлләде
“Чемпионат тарихында әле беркемнең дә бу биремне 100 процент балл белән үтәгәне юк иде”, - диде ворк-шоп менеджер ассистенты.
-
Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын кайтарганнар
Ир-ат WorldSkills чемпионаты ачылышына ашыкканда акча янчыгын төшереп калдырган.