26 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Төнлә термометр баганалары минус 12 градуска кадәр төшәчәк
Җил көньяк-көнбатыштан, салмак булачак.
-
Чираттагы нәтиҗәләребез
Балалар Иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенен "Микс" бию коллективы "Бәхет йолдызы" Республика фестиваль - бәйгесендә катнашып, 3 урынга лаек булды. Җитәкчеләре - Альмира Давлетшина һәм Гөлчәчәк Гаррапова.
-
Бөтендөнья татар конгрессы Мәүлид бәйрәменә чакыра!
Агымдагы елның 30 ноябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында сөекле Пәйгамбәребез туган көне уңаеннан зур кичә узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла.
-
Милеккә салым быел 400 млн сумга арткан
Татарстан халкы милеккә салымның яртысыннан артыгын алдан түләп куйган.
-
ЙОКЫ НЫК БУЛСЫН ӨЧЕН 7 ГАДИ КИҢӘШ
Йокы начар булса, кулдан эш килми, кәеф булмый, сәламәтлектән тә начарайганнан начарая... Шуларны истә тотып, бүген без сезнең өчен 7 киңәш тәкъдим итәбез. Тизрәк йоклап китү һәм йокы нык булсын өчен аларны мыекларыгызга чорнап куегыз. Юк! Бүген сарык санамыйбыз!
-
Лесхоз мәдәният йортында “Әниләр көне”
Жир йөзендэге ин кадерле, ин изге кеше -әни.. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
-
Кабан күленә килгән аккошлар Казан зооботаника бакчасында кышлаячак
Коткару операциясе бүген дә дәвам итәчәк – белгечләр, өченче аккошны тотып, зооботаника бакчасына илтергә планлаштыралар.
-
Илсөя Мөдәрис белән яши. Мөдәрис кем ул?
Һәрберебезнең төрле чаклары була. Ачуланып та куябыз кайчак. Җырчы Илсөя Бәдретдинова ачуланган чакларын "Мөдәрис" халәте дип йөртә икән. Бу турыда үз инстаграм битендә язган җырчы:
-
Рәссам Николай Фешинның картинасын өч миллион долларга сатканнар
Танылган рәссам 1917 елда «Ханым маникюр ясый. Жиро туташ портреты» картинасын иҗат итә.
-
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар татар эстрадасында беренчеләрдән булып клип-ситком төшергән
"Синнән башка" дип аталучы өр-яңа җырның көй һәм сүзләр авторы - Венера Мәхмүтова, аранжировканы композитор Марат Мухин ясаган.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә юлларны төзекләндерү
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирле юлларны төзекләндерү эшләре башкарылды.
-
Кыш көне кайнар судан йөрәк туктарга мөмкин
Салкында өшеп кергәннән соң, тиз арада җылынам дип, кайнар ваннага керү яисә кулларны, аякларны кайнар су белән юуу сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин.
-
Лейка белән күршесенә суккан ир-ат 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән
Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 бүлегендәге «з» пунктында каралган җинаять кылуда (аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү) гаепле дип тапкан.
-
Зөя елгасында боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар
Урынга тиз арада «Нептун-11» судносында коткаручылар юл тоткан.
-
Егетләрне армия сафларына озату
Егетләрне армия сафларына озату буенча көзге чакырылыш башланып китте. Тимершык авыл җирлегеннән армия сафларына китүчеләрне хәрвакыт күтәренке рухта, бәйрәмчә озатып калып, каршы алабыз. Чираттагы чакырылышка юлламаны Мусин Артур, Гомәров Айнур, Миннебаев Ренатлар алып кайтты. Шул уңайдан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , солдатка озату кичәсе үткәрелде. Без егетләргә хәер-фатихабызны биреп, тыныч вакытларда яхшы хезмәт итеп, тиз арада өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.