Төнлә термометр баганалары минус 12 градуска кадәр төшәчәк
Җил көньяк-көнбатыштан, салмак булачак.
лдагы тәүлектә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы булачак фаразлый, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, салмак булачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 7-9 градус булачак, термометр баганалары аязганда минус 12 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә минус 4-6 градус булыр дип көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Республика буенча минималь һава температурасы төнлә һәм иртән минус 7-12 градус тәшкил итәчәк, аязганда – 17 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары минус 3-8 градус дәрәҗәсендә булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: kzn.ru
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев