Һәрберебезнең төрле чаклары була. Ачуланып та куябыз кайчак. Җырчы Илсөя Бәдретдинова ачуланган чакларын "Мөдәрис" халәте дип йөртә икән. Бу турыда үз инстаграм битендә язган җырчы:
«Кырын-пырын сүз әйтсәләр... «Мөдәрисем» уяна... Мин үзем бик тыныч холыклы... Кайвакыт артыгы белән. Аннары, ачу китерерлек берәр сүз ишетәм дә эчемдәге «Мөдәрисем» уяна... Мөдәрисемнең холкы әллә нәрсә түгел...» – дип яза җырчы.
Өч куйган фотосының берсендә Илсөя Мөдәрис булган. Шундый чагында очратмасак ярый инде үзен.
Фото: скриншот инстаграм
Чыганак: idel-tat.ru
Нет комментариев