27 май 2015 яңалыклары
-
Миңгәр Сабан туе көне билгеле булды
6 июнь көнне янәдән Миңгәр мәйданнары Сабан туена кунаклар чыкыра. Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туенда һәр кеше катнаша алачак. Спорт ярышлары, баггиларда ралли-узыш, чын ир-атлар өчен каршылыклы йөгерү, арбалы ат чабышы, Мишә елгасы буенча катамараннарда йөзү, гольф уйнау, балык тоту, аттракционнар, кабатланмас концерт һәм башка бик күп кызыклы уеннар. Әлеге барлык...
-
Казанда 85 яшьлек кияү белән 62 яшьлек кәләш өйләнешкән
14-еннән алып 20-нче майга кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 516 сабый (281 ир бала һәм 235 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 19, иң олы яшьтәгесенә - 43. Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 165 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә 21 һәм 18 яшь, иң олыларына...
-
Сабабаш гимнастлары [фоторепортаж]
-
Бүген Бөтенроссия китапханәләр көне
Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапха-нәләр көне илебездәге китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки китап сөюче һәм аның кадерен белүчеләр бәйрәме дә.
-
Казан метросы ярты сәгатькә туктап калган
Гадәттән тыш хәл кичә төнгә каршы килеп чыккан. 22:48 минутта "Яшьлек" һәм "Төньяк вокзал" станцияләре арасында машинист поездны туктатырга мәҗбүр була. Эш шунда: машинист поезд юлында каршылык күреп ала. Бактың исә, юлга техник бинаның ишеге мәтәлеп төшкән була. "Яшьлек" станциясенә ара 100 метрны тәшкил итә. Метрополитен хезмәткәрләре көче белән 45...
-
Гүзәл Уразова үзенең яңа клибын 11 балалы гаиләгә багышлаган [+видео]
Күптән түгел генә Гүзәл Уразованың "Балаларым" дип аталган җырына төшерелгән клибы тамашачыларга тәкъдим ителде. Клип бүгенге көндә Гарәп Әмирлегендә яшәп, 11 бала тәрбияләүче Шәнгәрәевләр гаиләсенә багышлана. Аны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез:
-
3 млн сумнан күбрәк салымын түләми калган
Казандагы «Юнион-Строй» ҖЧҖ директоры Марсель Садыйковны салымнарын түләмәүдә гаеплиләр. Җитәкче салым органына төзелеш материаллары алу һәм төзү-монтаж эшләрен башкару турында ялган документ тапшырган. Шул рәвешле эшмәкәр 3 млн сумнан күбрәк салымын түләми калган. Директор гаебен танымаган. Шулай да тикшерү комитеты әлеге эш буенча җитәрлек дәлилләр җыйган һәм эшне карау өчен...
-
Хисап палатасы 92 миллиард сумның кая киткәнен белми
Хисап палатасы Федераль галәм агентлыгының 2014 елгы бюджетын тотуны тикшереп 92 миллиард сумның кая киткәнен ачыклый алмады. Бу хакта хисапчылар башлыгы Татьяна Голикова белдергән иде. Ә Русия Вице-премьеры Дмитрий Рогозин бу - акча урланган дигән сүз түгел дип белдерде. Безнең гәҗит
-
Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең, көчәйгәндә, секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Әмма 27 май көндез явым-төшемнәр булмаячак. Алдагы төндә температура 10-15...
-
Игътибар: Мошенниклыкның яңа төре
Полиция хезмәткәрләре телефон-смартфоннардагы вирусларга каршы программаны яңартып торырга тәкъдим итә, тикшерелмәгән чыганаклардан программалар алмаска куша. Телефон аша акча суыру белән бәйле мошенниклыкның яңа төре һәм аның тәүге корбаннары да пәйда булган инде. Явыз ният белән эш итүчеләр телефон хуҗаларына гиперссылка белән смс-хәбәрләр юллый. Аның буенча барсаң, телефонга зыянлы программалар килеп...
-
"Саба таңнары" газетасының электрон почта адресы үзгәрде
Электрон хатларны яңа адрес буенча җибәрүегез сорала.