3 млн сумнан күбрәк салымын түләми калган
Казандагы «Юнион-Строй» ҖЧҖ директоры Марсель Садыйковны салымнарын түләмәүдә гаеплиләр. Җитәкче салым органына төзелеш материаллары алу һәм төзү-монтаж эшләрен башкару турында ялган документ тапшырган. Шул рәвешле эшмәкәр 3 млн сумнан күбрәк салымын түләми калган. Директор гаебен танымаган. Шулай да тикшерү комитеты әлеге эш буенча җитәрлек дәлилләр җыйган һәм эшне карау өчен...
Казандагы «Юнион-Строй» ҖЧҖ директоры Марсель Садыйковны салымнарын түләмәүдә гаеплиләр. Җитәкче салым органына төзелеш материаллары алу һәм төзү-монтаж эшләрен башкару турында ялган документ тапшырган. Шул рәвешле эшмәкәр 3 млн сумнан күбрәк салымын түләми калган. Директор гаебен танымаган. Шулай да тикшерү комитеты әлеге эш буенча җитәрлек дәлилләр җыйган һәм эшне карау өчен судка тапшырган.
Безнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев