Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан метросы ярты сәгатькә туктап калган

Гадәттән тыш хәл кичә төнгә каршы килеп чыккан. 22:48 минутта "Яшьлек" һәм "Төньяк вокзал" станцияләре арасында машинист поездны туктатырга мәҗбүр була. Эш шунда: машинист поезд юлында каршылык күреп ала. Бактың исә, юлга техник бинаның ишеге мәтәлеп төшкән була. "Яшьлек" станциясенә ара 100 метрны тәшкил итә. Метрополитен хезмәткәрләре көче белән 45...

Гадәттән тыш хәл кичә төнгә каршы килеп чыккан. 22:48 минутта "Яшьлек" һәм "Төньяк вокзал" станцияләре арасында машинист поездны туктатырга мәҗбүр була.

Эш шунда: машинист поезд юлында каршылык күреп ала. Бактың исә, юлга техник бинаның ишеге мәтәлеп төшкән була. "Яшьлек" станциясенә ара 100 метрны тәшкил итә. Метрополитен хезмәткәрләре көче белән 45 пассажир метро тоннеле буйлап "Яшьлек" станциясенә чыгарыла. Имгәнүчеләр һәм үлүчеләр юк.

30 минуттан метроның эше җайга салына. Гадәттән тыш хәлне юк итүдә 30 хезмәткәр, 8 берәмлек техника эшләгән.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев