27 декабрь 2019 яңалыклары
-
КФУ белгечләре кыш аномаль җылы булачагын әйтте
Татарстанда һава торышына Атлантика көчле йогынты ясый.
-
Дамир Исхаков Чабаксарда Иван Грозныйга куелган һәйкәл озак тормас дип фаразлады
Бүген Чабаксар шәһәрендә урамда булачак музейның беренче экспонаты — Явыз Иван һәйкәле куелды.
-
2019 югалтулар елы...
Үтеп баручы, 2019 ел татар халкында зур югалтулар кичерде. Танылган шәхесләребез, язучы, сәнгать эшлекләре, шәхесләребез китеп барды. Аларны хөрмәт белән искә алыйк.
-
ДӨНЬЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ НИЛӘР АШЫЙЛАР?
Безгә гадәти булып тоелган ризык планетабызның икенче почмагында бөтенләй сәер булып күренергә мөмкин. Мәктәп ашханәләре белән дә шул ук хәл. Дөньяның төрле илендә мәктәпләрдә ничек ашаталар соң?
-
Бик тәмле чебурек рецепты
Пәрәмәч бик тәмле ләкин аны пешерү шактый мәшәкатьле, ә менә чебурек шулай ук тәмле булса да, алай мәшәкатьле түгел. Май да әзрәк китә.
-
Төнлә минус 15 градуска кадәр суытачак
Юлларда бозлавык сакланачак.
-
Казанның Авиатөзелеш районында төзелеп килә торган сәүдә павильонында янгын чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Белинский урамында, элегрәк кош базары урнашкан җирдә, лареклар яна.
-
Яңа ел чыршысын ачу бәйрәмендә ел символлары Шәмәрдәндә халык санын 7 меңгә җиткерү бурычын куйды
Районыбызның икенче зур торак пункты булган Шәмәрдәндә дә төп чыршыны ачу тантанасы олысы-кечесе катнашында үткәрелде. Бәйрәмгә оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре Кыш бабайлары, Кар кызлары, урман җәнлекләре булып киенеп, “Бөек Җиңүгә – 75 ел”, “ТАССРга – 100 ел”, “Саба районына – 90 ел” дип язылган транспарантлар белән килделәр. Барысы да шәмәрдәнлеләрне махсус әзерләнгән сәхнәгә күтәрелеп котлады.
-
Казан «Зенит»ы тугызынчы тапкыр Россия Кубогы иясе булды
Турнирның финалы кичә Мәскәүдә узды.
-
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар мәйданчыгында беседка янган
Янгын кичә кичке җиделәр тирәсендә Дәрвишләр бистәсенең Тополь урамындагы паркта чыккан.
-
“Олимп” мәктәбенең көрәш буенча тренеры Илдар Ермолаев “Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2019” конкурсында III дәрәҗә Дипломга лаек булды
Татарстан спорт министрлыгында “Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2019” һәм “2018 ел өчен Татарстан Республикасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында рейтинг” смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең районнан “Осталык” номинациясендә “Олимпия булмаган спорт төрләре” категориясендә “Олимп” мәктәбенең көрәш буенча тренеры Илдар Ермолаев III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
-
Мәртен авылында клуб ачылышы
Быел Мәртен авылында Яңа ел кичәсен 25 декабрьдә ачылган 50 урынлы клубта үткәрәчәкләр. Тантанада катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен бергәләп уйнау мәйданчыгы төзеп кую планы белән дә уртаклашты һәм клуб мөдире Илмир Билаловка өстәл теннисы җиһазына сертификат тапшырды.
-
Сабадан шәхси эшмәкәр Лилия Вафина сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының лауреат Дипломы белән бүләкләнде
Сабадан шәхси эшмәкәр Лилия Вафина “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында милли орнаментлы “Саба” мендәрләре белән катнашып, “Халык һәм нәфис эшләр әйберләре”номинациясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
-
Татарстанда алданган өлешчеләр проблемасын 2021 елда хәл итәргә җыеналар
Барлык проблемалы йортларны киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
-
Айдар Тимербаевка “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме бирелде
Якташыбыз, композитор, артист-вокалист (солист) Айдар Рифкать улы Тимербаевка музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.