27 декабрь 2019 яңалыклары
-
Еллар тәгәрмәче
Сөмбелә Ибраһимова
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең ата-аналар җыелышы һәм отчет концерты
Узып баручы елның соңгы көннәрендә барлык нәтиҗәләрне чыгарырга, яңа планнар һәм идеяләр белән яңа бәхетле һәм уңышлы елга атларга кирәк. Иске елның хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыруы мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы да узып баручы елны матур итеп төгәлләргә уйлады.
-
УЗГАН ГАСЫРНЫҢ ЯҢА ЕЛ ИСТӘЛЕГЕ
1979-80 еллар колхозларның ныклап аякка баса башлаган вакыты иде. Авылларда кеше дә, эше дә күп. Ул чорда Сатыш авылын берләштергән “Марс” колхозында 36 трактор, 27 комбайн, 25ләп машина, фермаларда 500 баш савым сыеры, аның өстенә бозаулар, таналар, үгезләр һәм атлар бар иде. Минем максатым колхозның байлыгын санауда түгел, Яңа ел бәйрәме үткәрү хакында булыр. Бәйрәмнәрне профком әгъзалары оештыра, алар нигездә колхозда эшләүче белгечләр була иде.
-
“Кышкы каникуллар” акциясе
Икенче чиректән соң мәктәптә укулар тукталып торганда Кышкы каникул көннәрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр “Кышкы каникуллар” оператив-профилактика чарасы уза. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында еш кабатлана. Чөнки алар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр.
-
Игьтибар! Татарстан буенча күчмә урам театрлары чыгышлары башлана
Узып баручы елның 29 гыйнварыннан башлап 2020 елның 7 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән Казан шәһәренең парклар һәм скверлар Дирекциясе гамәлгә ашырган «Шәһәрдә әкиятләр» проекты кысаларында республиканың 16 торак пунктында күчмә урам театрының гастрольләре узачак. Театр труппасы «Снеговики» дип аталган күңелле Яңа ел спектакле һәм кызыклы бәйрәм тамашасы күрсәтәчәк. Күчмә урам театр тамашасы 29 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Сабаның үзәк мәйданында узачак. Бәйрәм чарасына рәхим итегез!
-
Исем алыштыру – гаеп эш түгел
Мөгез чыгарырга ярата да инде кайбер кемсәләребез. Әти белән әни кеше үз исемнәрендәге беренче иҗекне ала да моңарчы булмаган исем ясый. Югыйсә СССР төзелгәннең беренче елларында Мэлс кебек исемнәр уйлап табып (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин исемнәренең беренче хәрефләре), башсызлык ярышында беренчелекне күптән яуладылар инде. Ислам дине әһелләре исем кушу, ошап бетмәсә, ямьсез булса, алыштыру мәсьәләсенә ничек карый икән? Әлеге сорауга башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирде.
-
Казахстанда самолет бинага килеп бәрелгән
Казахстанда Алма-Атадан Нур-солтанга очучы самолет, биеклеген югалтып, ике катлы бинага килеп бәрелгән. Анда барлыгы 100 пассажир һәм экипаж әгъзалары була.
-
Рөстәм Миңнехановның традицион фотосында чанага утырган Санта-Клаус сурәтләнгән
Роликта әкият персонажы пар болан җигелгән чанада Ирек мәйданы өстеннән «очып» уза.
-
Казанда шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы ачылды
Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын якынлашып килүче бәйрәм белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
-
Парадта – йолдызлар яңгыры
Финляндиядә ул – Йолупукки, Германиядә – Вайнахстман, Испаниядә – Юлебукк, Кытайда – Шэнь Дань Лаожэнь, Голландиядә – Синтеркласс... Ә без аны үзебезчә, ягымлы итеп, Кыш бабай дип йөртәбез. Дөньяның төрле тарафларында төрлечә аталса, киенсә дә, төрле холык-табигатькә ия булса да, киң күңелле бабакайны һәр җирдә олысы-кечесе бердәй тигез ярата, сагынып көтеп ала. Ә 25 декабрь кичендә сабалылар үзләрен, гомумән, Кыш бабайлар илендә кебек хис иткәннәрдер. Хәер, нишләп сабалылар гына, тамаша күрергә авыллардан да күп килделәр бит.
-
УНИКСта концерт вакытында янә эвакуация булган
Кичә, 25 декабрь көнне, Илназ Сафиуллин җырын тәмамлагач бинадан чыгарга кушып, эвакуация игълан ителә. Тамашачы ашыга-ашыга тышка юнәлгән вакытта сәхнәдәге алып баручылар каушамаска өндәп, аларга көч биреп тора.
-
Синоптиклар Россиядә аномаль җылы кышның сәбәбен аңлатты
Атлантик океаннан килгән җылы һава агымы Россия халкы өчен гадәти булмаган һава торышының сәбәбе булып тора.
-
Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны туган көне белән котлады
Борис Кузнецов тугыз тапкыр дошман тылында булып, кыйммәтле мәгълүмат алып кайта.
-
День спасателя Российской Федерации
Профессиональный праздник День спасателя Российской Федерации, отмечаемый в нашей стране ежегодно 27 декабря, установлен Указом Президента России № 1306 от 26 декабря 1995 года.