Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кышкы каникуллар” акциясе

Икенче чиректән соң мәктәптә укулар тукталып торганда Кышкы каникул көннәрендә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан, 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр “Кышкы каникуллар” оператив-профилактика чарасы уза. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында еш кабатлана. Чөнки алар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр.

Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк.  “Балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга, иминлек каешын эләктермәгәннәргә, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләргә таләпләр катгый булачак. Шулай ук, юл аркылы тиешсез җирдән чыккан укучылар да нык контрольгә алына, аларга карата махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәреләчәк. Шоферлар төнлә юлда баручы, урамда уйнаучы балаларны күрмәскә дә мөмкин. Шуңа да балаларның киемнәренә төнлә яктыртып торучы элементлар тагарга кирәк. Хөрмәтле гражданнар, бигрәк тә, ата-аналар! Каникуллар вакыты – балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре аеруча кискенләшә торган чор. Без мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез. Бәйрәмнәр,  каникуллар хәвеф-хәтәрсез   узсын”,– ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Фото: msu.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев