Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел чыршысын ачу бәйрәмендә ел символлары Шәмәрдәндә халык санын 7 меңгә җиткерү бурычын куйды

Районыбызның икенче зур торак пункты булган Шәмәрдәндә дә төп чыршыны ачу тантанасы олысы-кечесе катнашында үткәрелде. Бәйрәмгә оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре Кыш бабайлары, Кар кызлары, урман җәнлекләре булып киенеп, “Бөек Җиңүгә – 75 ел”, “ТАССРга – 100 ел”, “Саба районына – 90 ел” дип язылган транспарантлар белән килделәр. Барысы да шәмәрдәнлеләрне махсус әзерләнгән сәхнәгә күтәрелеп котлады.

Аларның  чыгышлары Яңа  ел тәбрикләвенә үзенә күрә бер смотр булды. Бердәмлек  җиңде. Аннары зур сәхнәгә Дуңгыз елы символлары Ниф-нифия белән Нуф-нуфия чыкты.  Алар үзен “мин оптимист,  сизгер, нәрсә булса шуны  ашыйм” дип мактанган ана  Күсе белән шактый тарткалаштылар һәм аңа үз  елында Шәмәрдәндә кеше санын 7 меңгә җиткерү бурычын куйдылар. Күсе балалары күп  чыкты  сәхнәгә. Димәк, ел хуҗасы ишарәсе дөрес  аңлашылгандыр дип уйлыйк. Шәмәрдәннең үсеп   килүче балалары Ана  Күсе һавага чөйгән конфетларны  ярыша-ярыша  җыйдылар.   Кыш бабай белән  Кар  кызы да үзләренең  матур теләкләрен җиткерделәр. Саба  муниципаль районы  башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат  Ишниязов Шәмәрдәнгә үз территорияләрен бизәп бәйрәм төсе  керткәннәре өчен оешма-учреждение  җитәкчеләренә рәхмәт  белдерде, тантанада катнашучыларны  якынлашып   килүче  Яңа  ел белән  котлады, юбилейларны уңышлар  белән  каршыларга   чакырды.  Гадәттәгечә, ярышларда  җиңүләр   яулаган   спорт    сөюче  волейболчы кызлар һәм ир-егетләр командалары бүләкләнде. Быел Шәмәрдәндә оешма-учреждениеләрдән тыш, үз фатир-йортлары тирәсендә чыршы бизәгән, кар сыннары  ясаган  шәхси хуҗалыкларны  да бүләкләделәр.  Җирлек башлыгы Айдар Гәрәев җиңүчеләр Зоя Сергиеваны,  Борис Сергиевны, Ринат Корбановны, Рөстәм Закирҗановны сәхнәгә дәшеп, башкаларны да шушы  гаиләләрдән  үрнәк  алырга  чакырды. “Мондый кешеләр арабызда  тагын  да  күбрәк  булсын  иде. Бик  зур рәхмәт аларга”,– диде Марат Ишниязов бүләкләрне тапшыргач.

Биләмәләрне бизәүдә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән “Ашлык кабул предприятиесе” җәмгыяте быел да Гран-при  алды. Бәйрәм Кыш бабайлар, кар кызлары  чыгышлары, төрле уеннар белән дәвам итте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев