Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

4 мең савап алуның ансат юлы бар⠀

Мең дә бер вәгазь

Һәр мөселман Коръәннән 1 генә булса да аять белә. Әйтик,  һәрберебез Изге Коръәннең аятьләреннән булган «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләрен белә.

Аллаһ Тәгалә «бисмилләһ»не әйткән һәр кеше өчен, әлеге сүзләрне бу дөньяда һәм ахыйрәттә кайгылардан яклаучы, шайтаннардан саклаучы һәм төрле авырулардан дәва итте.

 «Бисмилләһ»нең кыйммәтенә килгәндә, Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим вә ләә хәулә вә ләә куввәтәл-билләһ» сүзләрен әйтүчене Аллаһ җитмеш төрле кайгыдан саклар».
 Гали: «Кемдер кайгыга дучар булса, кыен хәлдә калса яки газап чиксә, шул «бисмилләһ»не (алдагы хәдистә китерелгәнчә) әйтсен, һәм Аллаһ бу кыенлыкларны читләтер», – дигән.

 Ибн Мәсгуд исемле сәхабә Пәйгамбәрнең болай дип әйткәнен тапшыра: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен 4000 савап яза, 4000 начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен арттыра» (Әд-Дәйләми).

Әнәс ибн Мәлик Пәйгамбәрнең мондый сүзләрен тапшыра: «Әгәр бар агачлар – каләмгә, ә бар диңгез һәм океаннар карага әверелсә, һәм бар кешеләр, җеннәр вә фәрештәләр җыелып, «бисмилләһир-рахмәнир-рахим» сүзләренең мәгънәсен яза башласа, мең ел эчендә алар аның уннан бер өлешен дә яза алмас иде».

Фотоhttps://ru.freepik.com/

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев