Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Бүген -Миграҗ кичәсе

Дини календарь буенча Рәҗәб аеның 27 нче көнендә Мигъраҗ кичәсе билгеләп үтелә.

«Мигъраҗ» сүзе гарәпчәдән «югарыга күтәрелү» яки «күккә ашу» дип тәрҗемә ителә, һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәссәламнең җиде кат күккә ашуы белән бәйле.

Бу вакыйга төрле риваятьләрдә, төрле чыганакларда төрлечә тасвирлана. Коръән-Кәрим китабының «Бәни Исраил» сүрәсе, 1 нче аятьтә исә болай диелә: «Үзенең колы Мөхәммәд галәйһиссәламне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәчет Хәрамнан Коддус (Иерусалим) шәһәренең әл-Әкъса мәчетендә йөртеп кайтаручы Аллаһы Тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык. Мөхәммәд галәйһис-сәламне шулай кодрәтебез белән йөрттек, гаҗәп галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә — һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер».

Биш вакыт намаз уку нәкъ шушы кичәдә фарыз кылынды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мөэминнең мигъраҗы — намаздыр».

Динле кешеләр исә Пәйгамбәребезне күккә ашуы белән тәбрикләделәр, аларның дине тагын да ныгыды. Әмма шул вакыт динсезләрнең дошманлык мөнәсәбәте дә кискен үсә башлады. Шул динсезләр Пәйгамбәребездән Коддус шәһәрендәге ул мәчетнең ничә ишеге һәм ничә тәрәзәсе барлыгын сорарга керешәләр. Күккә ашуы сәбәпле, Пәйгамбәребез ул детальләренә игътибар итеп өлгермәгән. Шул мәлдә Җәбраил галәйһиссәлам аңа ярдәмгә килә һәм аның күз алдына мәчетнең сынын хасил итә һәм шул рәвешле Пәйгамбәребез динсезләрнең мәкерле сорауларына җавап бирә».

Бик күп чыганаклар Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы 621 елның 27 нче рәҗәб кичәсендә төнлә белән булганлыгын раслыйлар. Шуңа күрә бу төнне йокламыйча. Коръән укып, гыйбадәт кылып, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең гаҗәеп рәвештә күккә ашуы турындагы риваятьләрне кат-кат укып һәм сөйләп үткәрәләр. Бу төндә теге яки бу сәбәпләр белән үз вакытында укылмый калган намазларны үтәргә, Раббыбыздан гафу сорарга һәм тәүбәгә килергә, ярлылар һәм ятимнәрне шатландырырга, бу дөньяда да, ахирәттә дә барлык мөселманнарның бәхете өчен дога кылырга кирәк. Бу көн бик күп мөселман дәүләтләрендә зур бәйрәм итеп билгеләп үтелә.

Ничек кенә булмасын, җир йөзендәге барлык мөселманнар, шул исәптән, татар халкы да, бу кичәне элек-электән билгеләп килгәннәр. Милләтебез шундый бәйрәмнәр белән үзенең күңелен сафландырган, рухын пакьләгән, әхлагын төзәткән.

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләр!
Источник: https://tat.nur.tatar/migrazh-kichese-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев