Диния Нәзарәтендә “Нурлы Рамазан” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.
Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе дүртенче тапкыр оештырылды. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар һ.б. чакырылды.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш иде. Иң яхшы тышкы бизәлешне сайлап алганда ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.
Кичә ТР Диния Нәзарәтендә “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларның барысына да изге ниятләре өчен рәхмәтен белдерде һәм Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын бизәү әлеге мөбарәк айның әһәмиятен һәм фазыйләтләрен искә төшерү булып хезмәт итә, дип ассызыклады.
– Без бәйге үткәрүнең уңай нәтиҗәләрен күрәбез: күп кенә оешмалар һәм кибетләр, үз эшләрен конкурска җибәрмәсәләр дә, урамнарны һәм биналарны Рамазан аена бизәп куялар. Бу исә әлеге башлангычның хуплау табуын һәм ихтыяҗ булуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Биналарны һәм урамнарны Рамазан ае хөрмәтенә бизәп, без кешеләргә бу айның бөеклеген күрсәтәбез. Раббыбыз разый булсын! Бу башлангыч дәвам итсен.
Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә Татарстанның төрле почмакларыннан 52 бина катнашты: шуның 22се – шәхси йорт, 18е – мәчет, 6сы – ислам белем бирү учреждениесе, шулай ук 7 кибет һәм кафе. Бәйге республика халкы арасында зур кызыксыну уятты.
Катнашу өчен гаризалар Казаннан һәм Чаллыдан, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел үзән, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Тукай, Питрәч, Теләче, Чистай районнарыннан килеп иреште. Казанда һәм Кукмара районында – 7шәр, шулай ук Саба һәм Мөслим районнарында 5әр бина бизәлде. Аеруча конкурска янәдән кушылып, республикада әлеге традицияне ныгытырга – урамнарда Рамазан ае мохитен тудырырга ярдәм иткән катнашучыларның булуы игътибарга лаеклы.
Конкурсның финалистлары арасында райондашларыбыз да бар:
Сәлахиев Зөфәр Имам улы – Саба районының Курсабаш авылындагы шәхси йорт;
Гафиятов Алмаз Сәүбән улы – Саба районының Мишәбаш авылындагы мәчет;
Тимергалиев Альберт Шәйхеразый улы – Байлар Сабасындагы шәхси йорт.
“Нурлы Рамазан-2026” бәйгесендә Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтовлар гаиләсе җиңү яулады. Жюри бинаның бизәлеш күләмен аерым билгеләп үтте: шул рәвешчә ул башка катнашучыларның эшеннән күпкә өстен булып танылды. Ишмөхәммәтовлар әзерләгән “Рамазан рәхмәт ае” һәм “Рамазан мөбарәк” дигән зур язулар ерактан игътибарны җәлеп итә һәм күз явын ала. Гаиләнең даими рәвештә әлеге бәйгедә катнашып килүе дә игътибарга лаек: “Нурлы Рамазан”да алар өченче мәртәбә катнаша, узган елны финалистлар исемлегенә кергән булсалар, быел җиңүче булып танылдылар. Төп бүләк – 2027нче елда хаҗга бару бәхете – юлламаның сертификатын аңа Мөфти Камил хәзрәт һәм Татарстан Республикасындагы рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ”ның җитәкчесе урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев