Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Дога белмәсәң, мәчеткә керергә ярыймы?

Бүген изге Җомга көн.»Җомга көнне барлык догалар да кабул кылына торган сәгать бар. Аларның берсе дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кире кагылмый», диелә изге китапларда.

 Сорау: «Берсендә мәчеткә кергәндә, кешеләрнең ниндидер дога укый-укый керүен ишеттем. Нәрсә укыйсыз дип сорарга оялдым. Мин мәчеткә болай да сирәк йөри торган кеше. Надан булып күренәсе килмәде. Мәчеткә кергәндә дә нидер укырга кирәкмени? Болай гына керергә ярамыймы?»

Җ А В А П:
Бу фарыз гамәл түгел. Шулай да берничә сөннәт гамәл бар:
 Мәчеткә кергәндә, УҢ аяктан керү һәм СУЛ аяктан чыгу;
Мәчеткә кергәндә, түбәндәге доганы уку:
اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ
Аллааһүммә-фтәх лии әб-үәәбә рәхмәтикә вән-шур галәййә хәзәә’инә рәхмәтик
«Я, Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач».

 Мәчеттән чыкканда түбәндәге доганы уку:
اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ
Аллааһүммә иннии әс’әлүкә мин фәдъликәл-газыыйм
«Я, Аллаһым! Синең фадиләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм».

Әлеге догаларны уку - сөннәт. Ягъни аларны укысаң, САВАПЛЫ БУЛАСЫҢ, укымасаң гөнаһ булмаячак.
 Тик дога – зур гыйбәдәт булганлыктан, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ безнең догада булганыбызны күреп СӨЕНӘ. Әкрен-әкренләп әлеге догаларны ятларга тырышыйк.

 Ләкин бу догаларны белмим дип кенә мәчеткә кермичә йөрмәгез. Аллаһы йортының ишекләре һәрчак һәркем өчен ачык.
 Бер хәдистә болай диелгән: әгәр мөселман, тәһарәт алып, мәчеткә чыгып китсә, аның сәфәре тамамланганчы ҺӘР АДЫМЫ ӨЧЕН САВАП өстәлеп барыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев