Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Дин

Эзмә мәдәният йорты каршында волонтерлар белән берлектә балалар өчен «Изге айда, изге гамәл» Корбан бәйрәме оештырылды

Чара балаларда исламга, дини бәйрәмнәргә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, әдәплелек, әхлак, тыңлаучанлык тәрбияләү максатында үткәрелде.

   31 май көнне Пүкәл авылында мәчет, авыл клубы һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, Эзмә мәдәният йорты мөдире һәм волонтерлар белән берлектә балалар өчен «Изге айда, изге гамәл» Корбан бәйрәме оештырылды. Чара балаларда исламга, дини бәйрәмнәргә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, әдәплелек, әхлак, тыңлаучанлык тәрбияләү максатында үткәрелде. Җыелганнарны авыл имамы Мөдәррис хәзрәт Гыймранов сәламләде һәм котлады. Бәйрәмгә, шулай ук, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин да чакырылган иде. Балалар Коръән сүрәләрен укыдылар, Корбан бәйрәме уңаеннан вәгәзь тыңладылар һәм көндезге намаз укыдылар. Бәйрәмгә шулай ук кунаклар, аниматорлар, батутлар, карусельләр чакырылган иде. Балалар һәм өлкәннәр арасында эстафеталар һәм башка уеннар оештырылды.Барлык катнашучылар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында барлык катнашучылар Казан пылавы, тәмле чәй һәм коймак белән сыйландылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев