“Гомрә – күңелне үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде
Дин

“Гомрә – күңелне үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде

Килгән авылдашларны зәм-зәм суы белән сыйладылар

   Юлбат авыл китапханәсендә “Авыл яши” проекты кысаларында, “Гомрә – күңелне үзгәртә” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Очрашуга  авылдаш кызыбыз Лилия һәм тормыш иптәше Динар Закировлар, Юлбат авылы оныгы Илсөяр Шакирҗанова чакырылган иде. Кунакларыбыз 16 марттан - 6 апрельгә кадәр гомрә (кече хаҗ) сәфәрендә булып кайттылар. Әлеге очрашуда гомрә кылучылар үзләренең изге урыннарга барып кайтулары, кичергән хис-тойгылары турында сөйләделәр. Килгән авылдашларны зәм-зәм суы белән сыйладылар. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Очрашу бик эчтәлекле,файдалы булды. Аллаһы Тәгалә кылган гомрәләрне кабул кылсын!


Нет комментариев