Ислам динендә «Исламның биш баганасы» дигән төшенчә нәрсәне аңлата?
Ислам дине биш нәрсәгә нигезлән
Без еш кына «Исламның биш баганасы» дип ишетәбез. Ә алар нәрсәне аңлата?
1. Иман китерү
Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышану һәм Мөхәммәд (с.г.в.) – Аның соңгы Пәйгамбәре икәнен тану.
Бу — Исламның төп нигезе, фундаменты. Барлык гамәлләребез нәкъ иманга нигезләнә.
2. Намаз уку
Көнгә биш вакыт намаз.
Ул безгә Аллаһы Тәгаләне онытмаска ярдәм итә һәм Яратучыбыз белән даими элемтәдә булырга өйрәтә.
Ихлас мөселман намаз вакытын көтеп ала һәм аны сөенеп башкара.
3. Ураза тоту
Рамазан аенда таң вакытыннан кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тору.
Бу гыйбадәт сабырлыкка, тәкъвалыкка өйрәтә һәм нафсыбызны тәрбияли.
4. Зәкят бирү
Бай, хәлле мөселманнарның елга бер тапкыр билгеләнгән күләмдә мохтаҗларга ярдәм итүе.
Бу — малны чистарту һәм Аллаһ ризалыгына ирешү юлы. Зәкят бирү белән без байлыгыбызның бәрәкәтен арттырабыз.
5. Хаҗ кылу
Мөмкинчелеге булган мөселманның гомерендә бер тапкыр изге Мәккә шәһәренә барып гыйбадәт кылуы.
Хаҗ — дөньялыктан ваз кичеп, ахирәткә әзерләнү мәктәбе. Ул безгә Кыямәт көнен искә төшерә.
Аллаһы Тәгалә безгә һәрвакыт шул изге юлдан барырга насыйп итсен!
Әлеге материал
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның
«Ислам дине нигезләре» китабы ярдәмендә әзерләнде.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев