«Изге Болгар җыены» н райондашларыбыз да күреп кайтты
Быел «Изге Болгар җыены»на барлыгы 25 мең кеше җыелган.
Кичә Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасын төгәлләде.
Бирегә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары җыелды. Изге җыенда Саба районыннан да зур делегация катнашты. Сәфәр кылучылар арасында авыл имамнары, дин әһелләре, волонтерлар бар иде. “Изге җиргә бик оешкан төстә барып кайттык. Иртәнге 5тә үк сәфәргә кузгалдык, район хакимияте тарафыннан юлаучыларга шешә белән сулар хәстәрләнгән иде, өлкәннәр өчен медицина хезмәткәре дә яныбызда булды. Җыен барлык катнашучыларның күмәк тәүбә намазын уку белән башланып китте. Бу намаз - халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәт. Күмәкләшеп догалар кылдык, ил-көннәребезгә тынычлык, бәрәкәтле имин тормыш сорадык. Инде кабуллардан булсын. Бу сәфәрне оештыручыларга, бушка автобус биргән районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт”- дип хис- кичерешләре белән уртаклашты көмеш волонтер Резеда ханым Дәүләтшина.
Быел «Изге Болгар җыены»на барлыгы 25 мең кеше җыелган. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, сәнгать һөнәрләре күргәзмәләре, ярминкәләр һәм мастер-класслар үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев