Кадер кичәсе: Татарстанда аны ничек үткәрәләр?
«Ләйләтүл Кадер» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «тәкъдир, кодрәт, бөеклек төне» яки «хөрмәт» дигәнне аңлата. Татарча аны «Кадер киче» яки «Кадер кичәсе» дип атыйлар. Бу төнне Аллаһы Тәгалә тәүбә иткән һәркемнең барлык гөнаһларын кичерә. Кадер кичәсе – Изге Коръән иңдерелгән төн.
Аллаһ Коръәннең 97нче «Әл-Кадер» сүрәсендә болай дигән: «Хакыйкатьтә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер. Ул төндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
Кадер кичәсенең билгеләре
Бу төненең төгәл кайсы көнгә туры киләчәге билгеле түгел, әмма хәдисләрдә аның Рамазан аеның соңгы ун төнендә так көннәрнең берсендә булачагы әйтелә. Кадер кичәсенең билгеләре:
- бу төн тыныч, җилсез һәм явым-төшемсез, ә күк йөзе болытсыз булачак;
- бу төн җирле климат өчен эссе дә, салкын да булмаячак;
- төнлә күк йөзе ялтыравын яисә балкуын күрергә мөмкин;
- күк йөзе аяз, ә ай якты булачак;
- йолдызлар атылмаячак;
- бу төннән соң иртән кояш нурларсыз, җиңелчә кызыл төстәге диск булып атачак.
Әбү Хөрәйрә тапшырганча, пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Кем дә кем, Аллаһы Тәгаләнең савабын өмет итеп, Кадер кичен намаз укып үткәрсә, бу кешенең барлык гөнаһлары кичерелер».
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гайшә: «Әй Аллаһ илчесе! Кадер кичендә мин ничек гыйбадәт кылырга тиеш?» – дип сорадым, дигән. Ул: «Сез түбәндәге доганы укырга тиешсез: «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни» (мәгънәсе: Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит)» – дип җавап биргән.
Төнне гыйбадәттә үткәрергә кирәк:
- Өстәмә (нәфел) намазлар (тәүбә, тәһәҗҗуд, шөкер намазы) укырга;
- Коръән укырга;
- Садака бирергә;
- Тәүбә итәргә;
- Аллаһы Тәгаләдән сорарга;
- Аллаһы Тәгаләне зикер итәргә.
Бу төнне барлык үпкәләрне онытырга, туганнар белән мөнәсәбәтләрне җайларга, кешеләргә ярдәм итәргә һәм мөмкин кадәр күбрәк игелекле гамәлләр кылырга кирәк.
Догалар:
1) «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ганни»
Тәрҗемәсе: «Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит»
2) «Раббәнә иннәнә әмәннә фәгъфирләнә зүнүбәнә үәкынә гәзәбәннәр»
Тәрҗемәсе: «Йә Раббыбыз, Сиңа һәм рәсүлеңә иман китердек. Безне ярлыка, гөнаһларыбызны гафу ит һәм безне җәһәннәм утыннан сакла!»
3) «Аллаһүммә әнтә Рабби, лә иләһә әнтә, халәктәни вә әнә әбдүк, вә әнә гәлә әхдикә вә вәгъдикә мәстәтәгт. Әгузү бикә мин шәрри мә сәнәгту, әбү ләкә би-нигъмәтикә галәйә вә әбү бизәнби фагфир лии фә-иннәһү лә йәгфирүз-зүнүбә иллә әнтә»
Тәрҗемәсе: «Аллаһым! Син минем Раббымсың, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаек булган илаһ юк. Син мине бар кылдың. Мин Синең колың булам. Һәм Сиңа булган тугрылыгым һәм бирелгәнлегем хакында биргән сүземне көчемнән килгән кадәр үтәргә тырышам. Үзем кылган хаталарның һәм гөнаһларның шәрреннән мин Сиңа сыенамын. Биргән нигъмәтләрең өчен мин Сиңа шөкер итәм һәм минем гөнаһларымны кичерүеңне үтенәм. Миңа ярлыкавыңны бирә күр, чөнки Синнән башка гөнаһларны ярлыкаучылар юктыр»
Зикерләр:
- «СөбханАллаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһ Әкбәр» – 33әр тапкыр укыла;
- «Ләә иләәһә илләл-лааһ»;
- «Әстәгъфируллаһ»;
- «Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ».
ТАТАР ИНФОРМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев