Казан имамы фитр-садаканы кемгә бирергә ярамаганын сөйләде
Фитр-садака мохтаҗлар файдасына түләнә, ләкин кайбер чикләүләр белән. Бу хакта «Татар-информ» га биргән әңгәмәсендә Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
"Беренче чиратта, туганнарыгыз яки күршеләрегез арасында мохтаҗларга игътибар итегез. Әгәр андыйлар юк икән, алга таба барыгыз: мәхәллә, район, микрорайоныгызда бардыр бәлки. Кайдадыр Африкада мохтаҗларны эзләргә кирәкми", - диде имам.
Шул ук вакытта фитр-садаканы турыдан-туры туганнарга: ата-аналарга,әби-бабайларга, балаларына һәм оныкларына бирү тыела.
"Чөнки аларны тәэмин итү – безнең өстә. Әнием ач булса, мин җәннәткә кермәячәкмен. Әгәр минем әби ач булса, мин җәннәткә кермәячәкмен. Балаларым, оныкларым ач булса, мин җәннәткә кермәячәкмен", - дип өстәде Хәйруллин.
Исегезгә төшерәбез, Исегезгә төшерәбез, 2026 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләмен 120 мең сум (көмеш буенча) дип билгеләде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев