Мәрхәмәтлеккә чакыручы бәйрәм
27 май мөселманнар өчен изге бәйрәм - Корбан гаете якынлаша.
Зөлһиҗҗә аеның унынчы көнендә Раббыбыз безне изге һәм олуг бәйрәм белән сөендерә. Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихына килсәк, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне бөек сынауга тарта, аңа улын корбанга китерү бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәлам эшне Аллаһының ихтыярына калдыра һәм Аның әмерен үти башлый. Әмма, Галәмнәрнең Хуҗасы беркемнең дә корбан булуына мохтаҗ түгел, Ул бигрәк тә кеше үлемен теләми! Аллаһының әмерләрен итагатьлелек күрсәтеп үтәргә әзер булган һәм пычак белән үз улын чалам дип торган Ибраһим галәйһиссәламнең улы корбанлык малына алыштырыла, ә Ибраһим галәйһиссәлам тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкләнә, ул шулай ук бөек, мәртәбәле Пәйгамбәр булып китә. Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә.
Корбан чалу кемнәргә тиеш? Иң беренче чиратта, акылга ия булган, балигълык яшенә җиткән, ирекле, сәфәрдә булмаган, нисаб күләмендәге малга ия булган мөселман корбан чалырга тиеш. Быел Татарстанның Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисаб күләмен 100 мең сум дип билгеләде. Ягъни, мөселман кешесенең бөтен бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң, шуның кадәр ирекле акчасы калырга тиеш. Корбанга бары тик кәҗә, сарык, сыер, үгез, буйвол, дөя генә чалына. Башка хайваннар корбанга чалынмый. Сарык малы бер яшьлек яки бер яшьлек кебек таза, көр булса, алты айлык, сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга, бер күзе дә сукыр булмаска, аягы аксамаска, колаклары тулысынча киселмәскә, тешләре коелмаска, койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән, имчәкләре үз урынында булырга, талчыккан, хәлсез булмаска тиеш. Әлеге йоланы башкарганда, иң элек корбанлык малны тыныч кына чалынасы урынга алып килергә, газапламый гына сул ягына яткырырга, башын кыйблага борып куярга, арткы уң аягыннан кала өч аягын бәйләргә. Чаласы кеше ният әйтә: «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», дип, үткен пычак белән, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң, чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйча, йә булмаса, җае килмичә мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен сәдака итеп өләшергә тиеш. Әгәр гаиләсенең хәле авыр икән, корбанны тулаем үз гаиләсенә генә дә тота ала. Корбанны 3 өлешкә бүлеп 1 өлешен үзенә, 1 өлешен якыннарына, калган 1 өлешен мескен фәкыйрьләргә өләшсә бигрәк тә күркәм булыр. Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү изге эш санала. Тирене сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң -әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып - акчасын, йә йон килеш сәдака итеп бирсәң – ярый. Корбан чалучы тәһарәтле һәм һичшиксез, госелле булырга тиеш.
Барлык райондашларыбызны да Корбан гаете белән тәбрик итәм. Чалган корбаннарыбыз Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешсен. Раббыбыз барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен!
Айнур хәзрәт Әхмәтов,
Саба районы мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев