Никах мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелә...
Өйләнү, никахлашу Аллаһ тарафыннан хуплана торган гамәлләрдән
Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никаһ санала. Һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш.
Аллаһы Раббыбыз барча нәрсәне парлы итеп яратты, парлы булып яшәргә боерды. Ялгызлык бер Аллаһыга гына хас.
Җансыз әйберләрнең дә парлары бар: уңның сулы, акның - карасы, суыкның җылысы, көннең - төне, электр чыбыгындагы корылмаларның да уңае, тискәресе була. Бер төрле генә булса, ут та янмас иде.
Аллаһы Тәгалә изге китабыбызда болай диде:
«Алар белән күңелегез тынычлансын өчен сезнең үзегездән үк хатыннар яратуы - Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлилләрдән. Аллаһы Тәгалә ул хатыннар белән сезнең арагызда мәхәббәт һәм мәрхәмәт салды. Фикер йөртә һәм һәм бу эшнең хикмәтен күрә белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бар».
Кешеләрнең дөнья тормышында беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса , икенчесе - гаилә корып, балалар үстерү, яхшы, камил нәсел калдыру.
Чыганак: «Хозур дин турында» социаль челтәреннән алынды.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев