«Песи – җәннәт хайваны»
Ягез бер, вәгазь
Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәребез ашаган чакта, янына песи килеп утыра. Пәйгамбәребез үзе эчә торган савытыннан шул хайванны авыз иттерә. Шул хәлне күргән Гайшә анабыз разыяллаһу ганһә: “Нишләвең бу? Эчә торган суыңны аңа эчертәсең. Пычрак хайван бит ул”, – дип аптырый. Аллаһның Илчесе: “Киресенчә, ул пакь, җәннәт хайваны”, – дип җавап кайтара һәм савытындагы калган суы белән тәһарәт ала. Раббыбызның биргән нигъмәтләренә шөкрана кылып, бер-беребезгә, ятимнәргә, мохтаҗларга, хәтта дүрт аяклы дусларыбызга карата да гаделлек күрсәтеп, мөселманча яшәргә насыйп итсен иде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин
Чыганак: Ватаным Татарстан
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев