Рамазан аена бүгеннән әзерләнә башлагыз
18 февраль көнне кояш баю белән Рамазан ае керә
7
Сез рамазан аена тулы әзерлек белән керергә, мөбарәк бу айның нәтиҗәләре алдагы тормышыгызга даими тәэсир итүен тәэмин итеп гамәл кылырга теләмисезмени?
Моны ничек эшләргә мөмкин соң? Түбәндә изге айга әзерләнүнең 7 адымы китерелгән.
1 нче адым. Рамазан ае башланыр көннәрне алдан санап куегыз.
Рамазан ае җитәчәк көннәрне исәпләп кую (аның хәтердә калдырылуына яки язып куелуына бәйсез рәвештә) – үзегезнең һәм әйләнә-тирәдәге башка кешеләрнең аңнарында җанлану һәм күңелле бер хисси тойгы барлыкка килүгә ярдәм итә. Үзегез һәм яныгыздагылар ай башланганга кадәрге көннәрне исәпләгән очракта, рамазан ае үзара сөйләшүләр вакытында бер темага әйләнә, шул рәвешле моңа нисбәтле җанлану күзәтелә.
2 нче адым. Рамазан ае турында белемнәрегезне тирәнәйтегез.
Бу сезгә рамазан вакытында барысын да идеаль рәвештә дөрес эшләячәгегезгә ышаныч уятырга ярдәм итәчәк. Аның башлануын түземсезләнеп көтү һәм рамазан ае савабына ия булу өчен, изге айның мотивлаштырылган күп аспектлары һәм вакыйгалары бар. Рамазан ае турында никадәр күбрәк гыйлемегез булса, сез аны шулкадәр яхшырак үткәрә алачаксыз һәм, шул рәвешле, күбрәк савапларга ирешәчәксез.
3 нче адым. Рамазан аена план төзеп куегыз.
План төзеп кую сезгә нәтиҗәлелекне арттырырга ярдәм итәчәк. Коръән укумы ул, һәр төнне тәравих намазына барумы, әллә инде күрше-күләннәрне ифтарга чакырумы... Шуңлыктан, бу айда эшләргә ниятләгән бар эшләрегезнең дә исемлеген язып куегыз; аннан соң бу максатларга ирешү һәм аларны башкарып чыгу өчен кирәк булган әйберләр турында уйлый башлагыз. Максатларның реалистик булуы мөһим, сезнең тормышыгыз бу айда тулысынча башка әйләнеш алырга тиеш түгел, сез рамазан аеннан соң да үз эшләрегезне элеккечә үк дәвам итә алырга тиешсез. Бу ай өчен алдан төзеп куелган план сезгә үз-үзегезне туплап торырга ярдәм итәчәк. Рамазан кергәч, йокларга ятар алдыннан алдагы көнегезне планлаштырып куегыз һәм моны изге ай үткәннән соң да дәвам итәргә тырышыгыз.
4 нче адым. Үз-үзегезне рухый яктан әзерләгез.
Рамазан аеның ураза, намаз, Коръән уку һәм хәйрия ае икәнен барыбыз да белә. Рамазан ае җиткәнен көтеп тормагыз, изге эшләрне алдан ук башлый торыгыз, эшлисе эшләрегезне иртәгәгә калдырмагыз. Ә рамазан ае башлану белән, барысына да тулысы белән керешеп китегез. Шул вакыттан нәфел намазлары үти, Коръәнгә даими мөрәҗәгать итә (укый) һәм хәйрияви эшләр белән шөгыльләнә башлагыз, үзегезне шуңа гадәтләндерегез һәм Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) Сөннәте буенча гамәл кылыгыз.
5 нче адым. Мораль яктан әзерләнегез.
Ураза – ризыктан тыелып торудан күпкә югары булган үз-үзеңне чикләү ул. Шуның өчен, сабырлыгыгыз өстендә эшли башлагыз, сүзләрегезне контрольдә тотыгыз, үзегезнең яман, начар һәм файдасыз сүзләр сөйләмәвегезгә, яла якмавыгызга инаныгыз.
6 нчы адым. Зарарлы гадәтләрдән арыныгыз.
Зарарлы гадәтләрегезне хәзер үк ташлагыз, рамазан ае җиткәнен көтеп тормагыз. Әгәр дә сез йокларга соң ятасыз икән, иртәрәк ята башлагыз; әгәр дә сез күп вакытыгызны Интернеттагы социаль челтәрләрдә үткәрәсез икән, компьютерны билгеле бер вакытта сүндереп куярга гадәтләнегез һ. б. Әлбәттә, әйтүе җиңел, әмма үтәве кыен, ләкин моны нәкъ менә рамазан алдыннан эшли башласаң җиңелрәккә төшәчәк. Ниятләрегезне чистарту белән үк ихлас күңелдән дога кылсагыз, барысы да барып чыгар.
7 нче адым. Рамазан ае вакытында тормышыгызны гыйбадәт тирәсенә туплагыз.
Мисал өчен, гыйбадәт кылганда телефоныгызны сүндереп торыгыз һ. б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев