Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Дин

Уң кул белән ашау – Пәйгамбәребез сөннәте

Аллаһы Тәгалә һәркемне үзенчәлекләре белән яратса да, динебездә ашау-эчү кебек гамәлләрдә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең сөннәтенә, ягъни үрнәгенә иярергә куша. Пәйгамбәребез уң кул белән ашарга һәм эчәргә өндәгән, чөнки сул кул белән ашау һәм эчү — шайтанның гамәле.

Безнең табигатебез – Аллаһыдан, ягъни Аллаһы Тәгалә безне үз үзенчәлекләребез белән барлыкка китергән.

Кемдер сулагай булып туган, кемдер уй-фикерләре, миенең эшчәнлеге яки булдыклыгы белән аерылып торырга мөмкин.

Ләкин динебездә Мөхәммәд пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәригате, үрнәге бар. Без моны «Сөннәт» дип атыйбыз, Һәм хәдисендә

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм уң кул белән ашарга кушкан:

«Берегез дә сул кулы белән ашамасын һәм аның белән эчмәсен. Дөреслектә, шайтан сул кулы белән ашый һәм аның белән эчә».
(Мөслим).

Чыганак: Хозур дин турында 

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев