Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Ураза-2026: Татарстанда Рамазан ае кайчан башланачак?

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланырга айдан артык вакыт калып бара. Ул бу айда дин тотучыларның мәҗбүри ураза тотуы, шулай ук мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр башкарырга тырышуы белән истәлекле. Татарстанда Рамазан ае кайчан башланачак һәм 2026 елда ураза ничә көн дәвам итәчәк – «Татар-информ»материалында.

Быел изге Рамазан ае 18 февральдә Кояш баегач башлана. Димәк, уразаның беренче көне 19 февральгә туры киләчәк.

Быел дин тотучылар 29 көн ураза тотачак, соңгы ураза көне 19 март булачак. Икенче көнне, 20 мартта, Татарстанда Ураза бәйрәме үткәрелә. Республикада бу көн  ял көне булачак, шуңа күрә дин тотучылар аны тулысынча изге эшләргә багышлый алачаклар.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашаудан һәм су эчүдән баш тарта.

Моннан тыш, Рамазан аенда  мәчетләрдә ястү намазыннан соң таравих намазы укыла. Шулай ук ай дәвамында Коръән укырга, күбрәк изге гамәлләр кылырга, сәдака бирергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев