Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Борынгы бабайларымның лаеклы улы: Галия Шәрәфиева эше

Галия Шәрәфиева, Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Мин  Мәчет урамында яшим! Шуның белән бик нык горурланам. Борынгы бабайларыбыз дин йортыбызны  матур урынга салган булган. Бездә 1830 елда мәчет булган, ә бу вакытта күрше - тирә авылларны,  динебездән баш тартсыннар дип, чукындырып йөргәннәр.  Ерак бабаем Габдулваһап белән энесе Насыйрны да,   1844 елда авылны чукындырырга ирек бирмәгән  өчен, Себергә җибәргәннәр.

Бирешмәгән  авылым! Динен бирмәгән, телен саклаган, гореф –гадәтләрен югалтмаган.

Безнең Олы Кибәче авылында минем  урамымда ике мәчет бар. Алар икесе дә бик матур. Күккә ашкан манаралары, айлары әллә каян күренеп, үзенә чакырып тора. Мин бәләкәй вакытта  бабаем белән мәчеткә йөри идем. Ул азан әйтә, намаз укый иде. Менә хәзер ул юк инде. Мин бабаемны бик сагынам.

Минем бабаем - Рафаэль Хәбибрахман улы Шәрәфиев. Ул Олы Кибәче мәчетендә озак еллар имам ярдәмчесе булып эшләде. Имамыбыз Рәис хәзрәт белән бергә авылда дини йолаларны башкаралар иде. Бабаем әле  мәхәлләнең хуҗалык исәбен алып баручы да иде. Ул алып барган кенәгәдә мәчеткә кергән һәр тиен исәпкә алынып, аның кайда тотылуы җентекләп язылган. Ул авылдашларны соңгы озатуда да, кәфенләп, юууда да катнашты. Бабаем мине дә догалар укырга өйрәтә, бәйрәмнәрдә бүләкләр бирә иде. Аны да догалар укырга әбисе өйрәткән булган. Карт әбием Гыйздениса үзе дә гыйлемле булган, аның ике малае – Минһаҗетдин белән Гыйлаҗетдин  атаклы Сатыш мәдрәсәсендә белем алган. Рафаэль бабаем кечкенәдән дингә тартылган. Хезмәт юлын 1960 елда тракторчы булып башлап җибәрә. 40 елдан артык “Икшермә” совхозында тракторчылар бригадасы учетчигы, бригадир ярдәмчесе, орлыкчы агроном, ындыр мөдире була. Аның В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган медале, “Социалистик ярышта җиңүче” дигән күкрәк билгеләре, Саба районы хакимиятенең Мактау грамотасы, Саба мөхтәсибәтенең, авыл җирлегенең  рәхмәт хатлары бар. Өебездә Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин  бабаема үз кулы белән язып бүләк иткән китап та кадерләп саклана.

 Бабаемның  дингә килү юлы җиңел генә булмаган. Алар 1963 елда яшь комсомоллар – Тәбрис абый Хөсәенов, Раиф абый Мөхәммәтшин корбан гаетенә баралар. Бу хакта “Җиңү байрагы” газетасында “Кибәче суфыйлары” дигән мәкалә дә  язылган. Шул мәкалә чыкканнан соң аларның тәртибен җыелышта тикшереп, комсомолдан да чыгармакчы булалар. Ләкин аларны яклаучылар табыла. Бабаем үзе мәчеткә йөри башлавын  Саба радиосына биргән интерьюсында болай дип искә ала: “Габделгазиз абый урамда очратты да:  “Җитте,  малай,  сиңа болай йөрергә, мәчеткә йөри башлыйсың”, - дип әйтте ди. Ул шул көннән үлгәнчегә кадәр мәчет юлында булды. Бер генә намазны, корбан, ураза бәйрәмнәрен калдырмады. Алар, мәчеткә йөрүчеләр, имамыбыз Рәис хәзрәт җитәкчелегендә авылдагы ятим, ялгыз кешеләргә дә ярдәм итәләр,  мәктәп укучыларын бүләкләргә дә онытмыйлар иде. Авылыбызда туксанынчы еллар башында салынган мәчетне төзетүдә башлап йөрүчеләрнең берсе  дә була бабаем. Ул  зиратларны да тәртиптә тотуда булыша,  һәр елны яз, көз зиратны чистартуда да катнаша, андагы борынгы ташны да,  ватылмасын дип, төзәтеп карап тора иде. Үләр алдыннан ул  үзе белән бергә эшләгән агроном дусты Мидхәт абыйга, аның  комбайнчы әтисе каберләренә ташлар да ясатып куйдырды.  Бабаем авылыбызны, аның кешеләрен, мәчетләребезне бик ярата иде. Шуңа күрә  аны мин дә, авылдашларыбыз да сагынып искә ала. Бабаем Рафаэльнең  ислам динебезне үстерүгә керткән хезмәте югалмас.

 

 

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев