Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Динем милләтне саклый: Зәмирә Габсаттарова эше

Зәмирә Габсаттарова, Килдебәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

       Милләтең кем? – Мин Татармын!!!

       Динең нинди? – Динем Ислам һәм мин Мөселман!!!

Бу сүзләрне мин, башымны югары күтәреп, горурланып әйтәм. Бөтен кешелек дөньясы өчен, кешеләрне көчләп түгел, ә үз теләкләре белән яхшылыклар эшләргә, тугрылыклы булырга чакыра торган, Аллаһ тарафаннын, пәйгамбәр Мөһәммәд күрсәтеп һәм аңлатып калдырган тормыш өчен кирәкле һәм файдалы тәртипләргә буйсыну – Ислам дине дип атала. Шушы динне кабул итүче – Мөселман була. 

       Татар халкы ул – борынгы чордан ук үз дәүләтен булдырган көчле рухлы, тырыш, тәртип-тәрбияле халык булып тора. Ислам дине һәм татар милләте гасырлар буена бәйләнеп килә. Беренче Ислам дине таралуы Россия җирлегендә 640 елларга туры килә дип исәпләнелә, тик бу әле безнең татар милләтенә килеп җиткән дигән сүз түгел. Безгә, ягъни татар милләтенә, Ислам дине Идел елгасының Бөек Болгар җирлегендә өстенлек итә башлагач керә. Ул Идел-Урал төбәгенә X йөзнең 1 нче яртысыннан Төньяк Европа һәм Шәрекь илләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылуы нәтиҗәсендә үтеп керә башлый һәм төп дин булып әверелә, һәм тарала. Дин кануннары милләтләр тормышында халикның рухи халәтен билгели, җәмгыять һәм гаилә мөнәсәбәтләрен, халыкның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын формалаштыра. Өстәвенә Ислам дине – тынычлык дине буларак та кабул ителә. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышану, аның ризалыгын алырга тырышу, аңа таяну татар халкының көндәлек тормышындагы  йолага-дәтләрендә дә чагыла.

       

Шулай итеп, дин һәм милләт бер-берсен тулыландырып килә, тик бер-берсенә бәйләнмәгән булып тора. Милләтләр дә, дин дә күп төрле. Төрле милләт кешеләре, төрле динне сайлый ала. Ә без – татарлар, һәм без үз динебезгә, Ислам диненә тугъры булып, аны югалтмаска тиешбез. Тик ни кызганыч, хәзерге заманда, үзенең татар милләтеннән булуына кимсенеп, татарча сөйләшүне оныта баручылар бик күбәйде. Бу, әлбәттә инде, иң беренче чиратта, кешенең диннән читләшү, күңеленең Аллаһка ышануының кимүендәдер. Милләт дингә бәйле түгел дип тә кабул итүчеләр күп. Ләкин дин – милләтне ныгытучы булып торуын аңлап бетермиләр. Аллаһның иң яраткан милләте юк, ул иманлы милләтне, иманлы халыкны якын итә, саклый, ул милләтнең, халыкның югалуына ирек кылмый. Татарның иманы көчле. Шуңа күрә, татар милләте, татар халкы борынгыдан килеп бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән һәм инде бик тә ышанасы килә, алдагы киләчәктә дә татар милләте, татар теле тагын да ныгыр, җәелер, һәм Ислам дине белән татар милләте янәшә аерылмас булып, берсен берсе тулыландырып, ныгытып торыр.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X